Тугызынчы сыйныф укучысы гироскутер отты
Безнең газета ВКонтактеда "Камскя новь" төркеме әбүнәчеләре өчен оештырган "РЕПОСТ өчен ГИРОСКУТЕР" конкурсының төп призы Лаеш районының Астраханка авылына китте. Автор фотосы Тавыш бирү 2 октябрь көнне http://randstuff.ru/ сервисы ярдәмендә очраклы төстә үткәрелде. Астраханка авылында яшәүче кыз Дарья Малышевага бәхет елмайды. Нармонка мәктәбенең 9 сыйныф укучысы мәктәптә үтә торган чараларның...
Безнең газета ВКонтактеда "Камскя новь" төркеме әбүнәчеләре өчен оештырган "РЕПОСТ өчен ГИРОСКУТЕР" конкурсының төп призы Лаеш районының Астраханка авылына китте.
Автор фотосы
Тавыш бирү 2 октябрь көнне http://randstuff.ru/ сервисы ярдәмендә очраклы төстә үткәрелде. Астраханка авылында яшәүче кыз Дарья Малышевага бәхет елмайды.
Нармонка мәктәбенең 9 сыйныф укучысы мәктәптә үтә торган чараларның барысында катнашырга тырыша, ә киләчәктә театраль уку йортына керергә хыяллана. Ул ярты ел инде соцчелтәрләрдә "Камская новь" төркеме әбүнәчесе булып тора һәм редакция үткәргән конкурсларда актив катнаша, бу аңа уңыш китерде.
-Төп приз - минеке булу турында хәбәр килгәч мин шатлыктан дәрес вакытында хәтта сикереп куйдым, - дип елмая Даша. - Сыйныфташларым башта ышанмадылар, ә әнием бик тә сөенде.
Мөгаен, беренче сыйныфта укучы сеңлем - Алеся бар кешедән дә артык сөенгәндер. Чөнки апасы аңа шәхси хәрәкәт итү чарасында йөреп карарга рөхсәт итәчәк, әлбәттә.
Конкурста катнашып, Дарья Малышева конкурсның иганәчесе "Развитие" ЧҖҖ: "Форт Римекс Сокуры" алган ап-ак гироскутерга ия булды. Җиңүчегә аны баш редактор Денис Суханов тапшырды.
Приз уйнату видеосын http://www.laisevskyi.ru сайтыннан карагыз.
"Камская новь" - "Кама ягы" газетасы конкурсларында катнашыгыз, икенче юлы бәхет сезгә елмаер!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев