Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Туристлык сезоны кызган чак

Мастер-класслар һәм экскурсияләр: Лаеш туристларны нәрсә белән җәлеп итә.

Инде хәзер үк, җәй уртасында, Лаеш ягының туристлык зонасы буларак популярлыгы яңа дәрәҗәгә күтәрелде дип кыю әйтергә була. Бирегә «Кама диңгезе» пляжы өчен генә түгел, ә районыбызның бай тарихы һәм күптөрле мәдәнияте белән танышу өчен дә киләләр.

Туристлар өчен программага Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее буйлап мозаикалы үрү буенча мастер-класс белән экскурсия, «Зөләйха күзләрен ача» сериалы төшерелгән «Семрук» кинодекорация поселогында булу, шулай ук гыйбадәт корылмалары — Изге Троица архиерейлар йорты һәм «Зәйнәп» Җәмигъ мәчете белән танышу керә.

«Матур, җанлы, кызыклы экскурсия өчен рәхмәт белдерәбез», — Йошкар-Оладан килгән кунаклар шундый бәяләмә калдырды. Ә Курган туристлары: «Өлкәннәргә генә түгел, яшүсмерләргә дә кызык булды. Экспозиция өчен рәхмәт».

Лаешлыларның үзләре дә Ватаннарының мәдәни мирасына якынлашуы куанычлы. Алар үзләре яшәгән шәһәр һәм район турында белү өчен бөтен гаиләләре белән киләләр.
Фото: Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туристлык сезоны кызган чак