Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Туйганчы уйный, күңел ача, шаяра алмадык

“Россиядә сугыш афәте читләтеп үткән бер генә гаилә дә юктыр. Ул безнең гаиләне дә аямады”.

Фото Миңнегаян Галявованың шәхси архивыннан

Хәерби урта гомум белем мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Ләйлә Гаязова иншасыннан өзекләр бирәбез.

... Галявова Миңнегаян Миңнебай кызы Хәерби авылында гади крестьян гаиләсендә туган.

 Сугыш башланганда аңа 15 яшь була. Хәзер аңа 95 яшь. Өлкән яшьтә булуына да карамастан аның хәтере яхшы. Ул кыен вакытларны уфтанып һәм күз яшьләре белән искә ала:

“... 1941 елның 22 июнен бүгенгедәй хәтерлим... Әти кәефе төшеп кайтты, урындыкка утырды һәм безнең барыбызны (ә без дүртәү), тезенә утыртты һәм кысып-кысып кочаклады. Әти елады. Тиздән аны сугышка алдылар. Ул аннан әйләнеп кайта алмады. Без, ятимнәр, әни кулында калдык. Бик кыен булды. Аякка кияргә юк. Чабата киеп йөрдек, аяклар юешләнмәсен өчен аңа күтәртмәләр бәйләдек. Ашарга да такы-токы гына. Кар эри башлагач басудан өшегән бәрәңге җыярга йөрдек. Әни аннан крахмал ясады һәм кесәл пешерде. Кыргый кузгалак, кычыткан җыйдык, яшь алабутадан көлчәләр пешердек. Утын урынына әрем җыйдык. Аны сындырдык, киптердек һәм мичкә яктык. Урманга арба тартып коры-сары җыярга йөрдек. Утын булмагач ботаклар җыйдык. Арбаны тарту авыр, чөнки ач булгач көч тә юк. Арбага хәтта “уф алла” исеме бирделәр. Өйдәге барлык эшләр безнең өстә булды, чөнки әни көн-төн эштә булды.

 Колхоз басуларында өлкәннәр генә түгел, без дә, балалар да, эшләдек. Хезмәт фронты безнең өскә авыр йөк булып төште. Басуларда нормалар югары булды, меңнәрчә гектар урылган иген, меңнәрчә бәйләнгән көлтә, меңнәрчә тонна суктырылган ашлык. Ә безнең хуҗалыкта сыер бар иде. Бер елда без дәүләткә 300 литр сөт һәм күпмедер ит тапшырырга тиеш идек. Сыерыбыз ачтан үлмәсен өчен без бик тырыштык. Каян гына печән җыймадык, нәрсә генә ашатмадык. Колхоз басуыннан бер нәрсә алырга ярамый. Шулай да мин әз генә ашлык алып кайта алдым.

Бар эшләрне кулдан башкардык. Иртә язлый 20-30 хатын, балалар тезелеп басып бар басуны чәчәтек. Безнең колхозда арпа, тары, борчак, бәрәңге үстерделәр. Игеннәр тишелеп чыгуга чүп үләннәрне утадык. Бу шул кадәр авыр хезмәт. Ә инде урак өстендә бар уңышны кулдан җыйдык. Борчакны да кул белән йолкыдык, шул кадәр ашыйсы килде, әмма ярамый. Бригадирлар күзәтеп тора.  Атналар буе басуда булдык. Колхоз рәисе балаларны да, хатын-кыздарны да авылга җибәрмәде. Нәтиҗәдә бетләдек. Ул хәерсез көннәрне бүгенгедәй хәтерлим. Аннан соң бу рәисне колхоздан кудылар. Бер вакыт басуда эшләгәндә күктә самолет барлыкка килде. Безнең өчен бу бик сәер булды, нишләргә дә белмәдек, әллә йөгерергә, әллә җиргә ятарга. Бу хәзер көлке, ә ул чакта...

Көзли ындыр табагында эшләдек, ашлыкны җилгәрдек, капчыкларга тутырып Казанга озаттык. Кышлый да басуда эш бетмәде, көрәкләр белән кар тоттык. Авыл буйлап атлар белән көл җыйдык һәм аны кул белән басуга чәчтек.

Бер вакыт безне, үсмерләр һәм хатын-кызларны Яшел Үзән районының Гари авылына җибәрделәр. Без анда җәяү бардык. Җәяү кайттык. Эш бик тә авыр булды, без туңдык, ачыктык. Ничек исән калганбыздыр – мин белмим. Окоплар казырга да еш җибәрделәр. Анда күпләр үлеп тә калды. Эш авыр, ашарга юк. Әмма без яхшыга, тиздән җиңүебезгә ышандык, көчебездән килгәнчә без аны якынайттык.

Без, сугыш чоры балалары, сугышчылар яу кырында күргәннәрдән аз күрмәдек. Газапланулар, ачлык, үлем безне иртә олыгайтты, бездә балаларда булмаганча рухыбызны ныгытты, Җиңү өчен батырлык, кыюлык тәрбияләде. Безнең эш яратуыбыз, ныклыгыбыз һәм яхшыга өметләнүебез безгә исән калырга, аякка басарга, ә колхозга хезмәт үрләре яуларга булышты...”

... Гаян апа карашын каядыр еракка юнәлтеп тынып калды. Мин аңа карап үземә шундый сорау бирәм:  ә мин, минем буын, мондый сынауларга түзә алыр иде микән? Тәнемдә  каз тәнчекләре чыкты.... Юк, без сугышлар булуны теләмибез. Безнең баш очында һәрчак күк йөзе тыныч булсын. Безнең бала чагыбыз бәхетле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туйганчы уйный, күңел ача, шаяра алмадык