Тыл хезмәтчәннәрен юбилей белән котлаганнар
Бөек Ватан сугышы башланганда Кашифә Садыйковага 10 яшь булган.
Кыз бала башта олыларның ник елаганын анламый.Фронттан үлем турында хәбәрләр килә башлагач кына ул сугышның никадәр начар булуын аңлый.
Столбище авылы башлыгы Владимир Михеев тыл хезмәтчәне Кәшифә Садыйкованы 90 яшьлеге белән котлаган. Ул аңа бүләкләр һәм матур чәчәк бәйләме бүләк иткәннән соң, Лаеш районы башлыгы Илдус Зариповның котлауларын тапшырган.
- Хөрмәтле Кәшифә Садыйк кызы! Ватанны ничек яратырга һәм сакларга яшь буын сездән үрнәк алып өйрәнә. Сезне туган көнегез белән котлыйм һәм сәламәтлек, туганнарыгызның җылысын тоеп озак һәм бәхетле яшәвегезне телим!
Кәшифә Садыйк кызы кайда гына эшләсә дә, намуслы хезмәт куя. Авылдашлары аны яхшы киңәшләре өчен хөрмәт итә. Ә туганнары әбиләрен яраталар, һәр вакыт игътибар үзәгендә тоталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев