Укучыбыз сорау бирә. Автобус маршрутын кайчан үзгәртәчәкләр?
Газетабызга шәһәр буенча йөрүче автобус маршрутын үзгәртергә теләүче Лаеш кешеләре мөрәҗәгать итте. Лаешлылар өчен автобусның теркәү палатасы, "Рябинка" балалар бакчасы һәм башка бару авыр булган микрорайоннарда тукталыш ясавы кирәк. Кышкы чорда эшкә, балалар бакчасына, "Мои документы" бинасына бару аеруча кыен. Лаеш МУП директоры Алексей Наумов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта яңа...
Газетабызга шәһәр буенча йөрүче автобус маршрутын үзгәртергә теләүче Лаеш кешеләре мөрәҗәгать итте.
Лаешлылар өчен автобусның теркәү палатасы, "Рябинка" балалар бакчасы һәм башка бару авыр булган микрорайоннарда тукталыш ясавы кирәк. Кышкы чорда эшкә, балалар бакчасына, "Мои документы" бинасына бару аеруча кыен.
Лаеш МУП директоры Алексей Наумов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта яңа маршрут эшләнә. Аны ЮХИДИ бүлеге һәм юл хезмәтләре белән яраштырганнан соң шәһәр буенча йөрүче автобус маршруты һәм хәрәкәт расписаниесе "Кама ягы" газетасында бастырылачак.
Фото: https://yandex.ru/images
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев