Укучылар сорауларына җаваплар
Редакциягә үзмәшгуль буларак теркәлергәме әллә юкмы дип уйланучылардан сораулар килә. Аларның сорауларына җавап бирәбез.
Әгәр мин эшкә урнашсам, нишләргә?
-Бу үзмәшгульлеккә берничек тә йогынты ясамый. Сез алга таба да үзмәшгуль булып кала яки исәптән төшә аласыз.
Әгәр ялга китәргә яки вакытлыча эшчәнлегемне туктатып торырга уйласам, салымнарны барыбер түләргә туры киләчәкме?
-Бу вакыт эчендә керемегез булмаган икән, салым түләргә дә кирәкми.
Мин авырып киттем. Мин бушлай медицина ярдәме ала аламмы?
-Үзмәшгульләр, барлык кеше кебек, ОМС буенча бушлай медицина ярдәме ала ала.
Үзмәшгульлек минем булачак пенсиямә ничек тәэсир итә?
-Үзмәшгульләр үзләре пенсия фондына взнослар ясый алалар – теләк буенча.
Сораулар туса, кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин?
-"Центр поддержки самозанятых" АНО https://www.tvoedelo.pro/ сайтын эшләтеп җибәрде. Монда сез үзмәшгульлек белән бәйле үзегезне кызыксындырган күп сорауларга җавап таба аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев