Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Укучылар “Солдатка хат” Бөтенроссия акциясендә катнашалар

Хатлар игелек, хөрмәт, күтәренке куңел көче белән язылган.

Лаеш шәһәренең 1нче гимназия укытучылары фотосы

Лаеш шәһәренең 1нче гимназиясенең башлангыч сыйныф укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы Россия хәрбиләренә хатлар һәм рәсемнәре белән ярдәм иттеләр.

Балалар рәсемнәренең фотолары белән уртаклаштылар һәм безнең берничә сорауга җавап бирделәр:

Егетләр, «тынычлык» сүзе сезнең өчен нәрсәне аңлата?

– Тынычлык - кешеләр бер-берсе белән дус-тату яшәү ул. Алар игелекле һәм сүгенмиләр. Тынычлык - дуслык, мәхәббәт һәм хөрмәт.

Хатларыгызда нинди теләкләр бар?

- Тизрәк өйләренә кайтуларын теләдек. Яңа ел атуларсыз үтүен. Барысы да исән кайтуларын теләдек.

Сез солдатларга хатлар җибәрдегезме инде?

- Әйе, ике тапкыр. Тагын язачакбыз.

Ә солдатлар сезгә җавап бирделәрме?

- Юк, җавап килмәде, әмма солдатларның хатлар укыган видеосын күрдек, хәтта кайберләре елады. Без аларны бик кызганабыз.

Балалар туганнарын сәламәт һәм исән-имин кайтуларын  бик көтәләр һәм рәсемнәр белән безнең сугышчыларны әхлакый яктан хупладылар.

«Солдатка хат» акциясендә теләсә кем катнаша ала. М.В. Фрунзе исемендәге Россия Армиясенең Үзәк йортына 129090, Мәскәү шәһәре, Суворов мәйданы, 2 нче йорт, 1 стр, «Солдатка хат»тамгасы белән хат җибәрергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Солдатка хат 1нче гимназия Тынычлык