Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Укучыларның әти-әниләре Лаеш мәктәпләренең берсендә балалар туклануын оештыруны тикшерделәр

Лаешның Советлар Союзы Герое Б. К. Кузнецов исемендәге 2 нче мәктәп ашханәсендә иртәнге аш гадәти режимда узды.

Дежур булган алтынчы сыйныф укучылары, кулларын юып, башларына махсус башлыклар киеп, өстәлләргә шиповник эремәсе, печенье һәм икмәк куйдылар. Ачык йөзле  аш-су эшчеләре тәлинкәләргә ит һәм кишер белән пешкән бәрәңге өлешләрен салдылар. Балалар аларны иртәнге аш өчен өстәлләргә җайлап кына, тезеп  куйдылар.

Кыңгырау яңгырады, һәм ашханәгә сыйныф җитәкчеләре белән бергә кече сыйныф укучылары керде. Алар бергәләп эскәмияләргә утырып ашый башладылар.

Күпчелек башлангыч сыйныф укучылары тәмле иртәнге ашны бик теләп ашадылар (автор: тәмле- үзем сынап карадым), ә аннан соң сыйныф җитәкчеләре барлык балаларга да алсу алма таратты.

Мәктәптә туклану югары дәрәҗәдә оештырыла. Расланган меню педагогларга да, укучыларга да, ата-аналарга да билгеле. Укучылар тәмле ризыкларны бик теләп  ашыйлар, ә ата-аналар контроле даими рәвештә башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы лаеш 2нче мәктәп ашханә