Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

"Укыган вә холкын тәрбияләгән кыз -алтыннан да кыйммәтле вә энҗедән дә кадерле байлыктыр..." Риза Фәхретдин

Халыкара "Татар кызы" бәйгесе - матурлык, сәләт һәм милли традицияләр бәйрәме.

Татар кызларының күркәм сыйфатларын, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, сәләтен күрсәтү — бәйгенең төп максаты булып тора.
Онытылмаслык эмоцияләр, искиткеч тәэсирләр һәм тормыш тәҗрибәсе!  Быел бу бәйгедә Кече Елга авылыннан Сөнгәтова Камилә Наил кызы катнашты. 4 июнь көнне Республика финалына сайлап алу турлары тәмамланды. Яшел Үзән,Казан шәһәре зоналарында сыналып,ярымфиналдагы иң - иң кызлар арасыннан сайланган 12 кыз финалга узды.

Шул унике кыз арасында безнең Камилә дә җиңүче итеп билгеләнде. Зона саен кызлар сәләт,матурлык һәм төрле өлкәдә белемнәрен сынаштылар. Арып кайтып китәсе килгән чаклар да булды. Ләкин спортчы кыз холкы дистанцияне ахырына кадәр үтәргә көч, сабырлык тапты. Бәйгенең быелгы үзенчәлеге: интеллектуаль яктан кызларны сынау көчлерәк һәм таләпчәнрәк булды. Татар тарихын, йолаларын,мәдәниятын тирән өйрәнергә кирәк иде. Бәйге үтәр, ә кызларның әзерләнү дәверендә алган белемнәре, тәҗрибәләре, осталыклары "Татар кызы" исемен горур йортергә ярдәм итәр.         Сент.дә бәйгенең финалы була. Менә шунда инде "Татар кызы -2022" нең җиңүчесе билгеле булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев