Укытучылар хәзинә эзләргә баралар
Кичә генә беренче кыңгырау яңгыраган кебек. Әмма бәйрәм үтте, мәктәп мәшәкатьләре башланды: дәресләр, дежур торулар, педагогик киңәшмәләр, дәфтәрләр тикшерү, сыйныф белән эшләү, консультацияләр, отчетлар һәм башкалар.
Татьяна Павлова, Комлы Ковали мәктәбе профком рәисе
Фото мәктәп архивыннан
Бу мәшәкатьләр йотып алмасын, оптимизмны саклау, булган вакыйгаларга кызыксынуны югалтмас өчен Комлы Ковали мәктәбе профсоюз комитеты коллективны ныгыту, аның миркоклиматын яхшырту, профсоюз оешмасының һәр әгъзасы уңышы турында кайгырта. Татарстанның тарихи урыннарына бару, үзебезнең якның истәлекле урыннары белән танышу гадәткә керде. Мәктәп коллективы Пушкин әкиятләрендәге сихри Буян утравын хәтерләткән Свияжскидагы 16-19 гасыр монастырьларын һәм гыйбадәтханәләрен зур кызыксыну белән карады. Борынгы Болгар шәһәрендәге Ак мәчеткә һәм Зур манарага сокландык. Кыйммәтле ташлар, алтын һәм көмеш файдаланып махсус заказ белән Италиядә эшләнгән дөньядагы иң зур басма Коръәнне кызыксынып карадык. Биләрдә Аллаһ тавындагы монумент янында теләкләр теләдек.
Профкомның мәдәни һәм ял эшчәнлеген оештыруга иҗади якын килүе педагогларга уңай энергия алырга, формаль булмаган шартларда аралашу, яңалыклар белән танышуда, яңа тәҗрибә алуда, үзеңне тату һәм бердәм коллектив өлеше итеп хис итүгә ярдәм итә.
Октябрьдә безне “Казан хәзинәләрен эзләүдә” квесты көтә. Маршрут картасын алып 1552 елда Казанны Иван Грозный камап алганда югалган һәм әлегә кадәр табылмаган хәзинәләрне эзләргә юл алабыз. Маршрут Казанның тарихи үзәгендәге төп истәлекле урыннар буйлап үтәчәк. Көзге каникул көннәрендә без барыбыз ишетеп белгән Кырлайга, Габдулла Тукай әкиятләре геройлары: Шүрәле, Су Анасы һәм талантлы татар шагыйре фантазиясе тудырган башка персонажлар яшәгән урман ягына барачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев