Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Өлкәннәр көне белән!

Беренче октябрь искиткеч дата булып тора - бу көнне без өлкән буын кешеләрен хөрмәтлибез.

Өлкәннәр турында кайгырту - һәрбе-ребезнең бурычы. Алар үзләрен ялгыз хис итмәсен, һәрчак игътибар, җылылык һәм кайгырту тойсын өчен барын эшләү безнең көчебездән килә.

Хөрмәтле пенсионерлар, сугыш

һәм хезмәт ветераннары!

Сез намус белән хезмәт куйдыгыз, туганнарыгызга мәхәббәт һәм кайгырту бүләк иттегез, арыганлыкны белмәдегез һәм начарлык турында уйламадыгыз. Без сезне яратабыз, хезмәтегез, сабырлыгыгыз һәм түземлегегез өчен рәхмәтлебез! Сезгә бүген чын күңелдән нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, җылылык, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның мәхәббәтен һәм хөрмәтен телибез!

Сезнең тормышыгыз якты һәм игелекле булсын. Күңелдә һәрвакыт тынычлык, ә йөрәкләрдә яшьлек хөкем сөрсен! Бәйрәм белән сезне, иң изге теләкләр!

Лаеш муниципаль районы башлыгы И.Ф.Зарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев