Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Укытучыларга һәм табибларга хәзер пенсиягә чыгу җиңелрәк

​​​​​​​Кайбер һөнәрләр ияләренә вакытыннан алда пенсиягә чыгу гадиләштерелде.

Россия Хөкүмәте һөнәрләре даими рәвештә квалификация күтәрүне таләп итүче гражданнар өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу тәртибенә үзгәрешләрне раслады.

Беренче чиратта, бу мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре. Элек аларның стажына эштә булу вакыты, вакытлыча эшкә яраксызлык чоры, ел саен бирелә торган һәм өстәмә түләүле отпуск, йөкле хатын-кызны зарарлы факторлар йогынтысы тудырмый торган эшкә күчерү чоры гына исәпләнгән иде. Ә квалификацияне күтәрү курслары узу вакытын бу стажга бары тик суд карары буенча гына кертә алалар иде. Шул ук вакытта, табиблар һәм педагоглар атнага да, айга да сузыла торган курсларны узарга тиеш.

Хәзер, законнардагы үзгәрешләргә ярашлы төстә, 2021 елның 18 мартыннан квалификация күтәрү курслары чорлары мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт стажына кертеләчәк. Иң мөһим шарт - бу вакытта хезмәткәрләр өчен эш урыннары һәм хезмәт хакы саклансын, ә эш бирүчеләр мәҗбүри пенсия иминиятенә взнослар күчерсен.

Үзгәрешләр кагылган һөнәрләрнең тулы исемлеге 2013 ел 28 декабрьдән «Иминият пенсияләре турында» №400 Федераль законның 30 һәм 31 маддәләрендә искә алынган.

Вакытыннан алда пенсиягә чыгу вакыты берьюлы биш елга түгел, ә күчеш чорын исәпкә алып арта. 2019 елда - ярты елдан соң, 2020 елда - ел ярымга, 2021 елда – өч елга, 2022 елда – дүрткә. 2023 елдан һәм алга таба махсус стаж эшләгәннән соң кичектерү вакыты биш ел тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта әлеге хезмәткәрләр махсус стаж эшләп, вакытыннан алда пенсиягә хокук алган яшь теркәлә, ә бу хокукны («вакытыннан алда» пенсияне билгеләүне) 2019 елдан алып 2034 елга кадәр һәм алга таба, эшкә яраклы яшь һәм күчеш нигезләмәләрен исәпкә алып, гамәлгә ашырырга мөмкин.

Кирәкле махсус стаж эшләп, укытучылар, медиклар һәм иҗади хезмәткәрләр пенсия алды статусын, ә аның белән бергә тиешле ташламаларга хокук алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев