Урта Девятово авыл җирлегендә 2020 елга йомгак ясадылар
Урта Девятово авылында ел саен үткәрелә торган халык җыены узды
Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм район прокуроры Юрий Марасов (фотода) халык осталары күргәзмәсен карадылар һәм мәдәният йорты фойесында тәкъдим ителгән милли ризыклар белән таныштылар. Чара бәйрәм концерты белән башланып китте, анда мәктәп укучылары һәм өлкәннәрнең иҗади чыгышлары күрсәтелде. Аннан соң отчет доклады белән авыл җирлеге башлыгы Ольга Чумарова чыгыш ясады.
Узган ел Сергеев урамындагы 1нче һәм 4нче йортларның түбәсен ремонтлау буенча эшләр башкарылды. Бу елга әлеге йортларның подъездларын ремонтлау буенча эшләр планлаштырылган. Җирлекне төзекләндерү буенча зур эш башкарылган. Халык һәлак булган сугышчылар һәйкәлләренә зур булмаган ремонт ясаган һәм монументлар тирәсендәге территорияне җыештырганнар. Көнкүреш калдыкларын җыю өчен 11 мәйданчык ремонтланган. Емельяново авылында яшәүчеләр зиратны чистарту буенча өмә үткәргәннәр һәм ике балалар мәйданчыгын ремонтлаганнар. «Инженерлык технологияләре» РСК оешмасы көче белән су башнясы һәм скважиналар ремонтланган.
"Барский сад" паркында эшләр дәвам итә: бакчада чәчәкләр утыртканнар һәм берничә корыган агач кәүсәсен җыештырганнар.
Җирлек территориясендә ике азык-төлек кибете, төзелеш материаллары кибете, ике фельдшер-акушерлык пункты, ике чиркәү, урта мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, почта бүлеге, аучылык хуҗалыгы, ике авыл хуҗалыгы предприятиесе, тимерчелек һәм автомобиль остаханәсе бар. Территориядә ике спорт мәйданчыгы урнашкан. Авыл җирлегендә тугыз үзмәшгуль кеше теркәлгән.
Доклад белән мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты җитәкчеләре, фельдшер, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Виталий Германов чыгыш ясады.
Утырышта сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, мәгариф һәм мәдәният мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев