Уртак йортыбызда тәртип урнаштырыйк
Көннәр аяз һәм җылы тору безнең шәһәрнең барлык ямьсез урыннары ачылуга китерде. Республикада 1 апрельдән экологик икеайлык игълан ителде, әмма Лаешның бар предприятиеләре һәм оешмалары да үзләренә беркетелгән территорияләрне җыештырырга керешмәде әле. Редакция хәбәрчесе шәһәр үзәге буйлап рейд үткәрде. Балалар поликлиникасыннан башлап "Манго" кафесына кадәр җәяүлеләр йөрү урыны буйлап эрегән...
Көннәр аяз һәм җылы тору безнең шәһәрнең барлык ямьсез урыннары ачылуга китерде. Республикада 1 апрельдән экологик икеайлык игълан ителде, әмма Лаешның бар предприятиеләре һәм оешмалары да үзләренә беркетелгән территорияләрне җыештырырга керешмәде әле. Редакция хәбәрчесе шәһәр үзәге буйлап рейд үткәрде.
Балалар поликлиникасыннан башлап "Манго" кафесына кадәр җәяүлеләр йөрү урыны буйлап эрегән кар астыннан пластик шешәләр, тәмәке төпчекләре, конфет кәгазьләре килеп чыккан. Кибетләр янында машина кую урынының арткы ягында почмакта зур булмаган чүп өеме тора. Универмаг янындагы мәйданны зур-зур кар таулары "бизи". Чәчтарашханәгә керү урыны күгәргән чиләк белән аерылып тора: күрәсең, ул чүп өчен урна ролен уйный. Сүз уңаеннан, югарыда аталган савытлар һәр кибет янында да юк, димәк, чүп-чар урамга чыга. Алга таба хәрәкәт итәбез. Шәһәрнең җәяүлеләр йөри торган өлешенең ике ягында да әле анда, әле монда җыештырылмаган чүп, пычрак утраучыклары күренә. Буш торучы "Акчарлак" рестораны пандусында бозланып каткан кар ята. Әйе, ул эшләми, әмма язын үз территорияңне җыештырырга кирәк. Росгосстрах янында нарат агачлары астында сыра шешәләре тузан җыя.
Күпквартирлы йортлар ишегалларында да хәл кызыгырлык түгел. Анда яшәүчеләр тәртип урнаштырырга ашыкмыйлар. Беренче май, Декабристлар урамнарындагы ишегаллары коточкыч хәлдә. Лебедева урамында койма буйлап зур булмаган рөхсәтсез чүплек сузыла, анда такта, йомычка һәм шешәләр ауный. Тирә-якта да тәмәке төпчекләре, буш тартмалар, фольга һәм кеше тормыш эшчәнлегенең башка калдыклары.
Табигать кышкы йокыдан уяна. Безгә дә уянырга вакыт, лаешлылар. Әйдәгез, уртак йортыбызда тәртип урнаштырыйк.
Газета саны басылуга әзерләнгәндә шәһәр урамнарында һәм ишегалларында уңай үзгәрешләр булгандыр, дип өметләнәбез. Тиздән Пасха һәм Беренче май бәйрәмнәре, шулай булгач аларга әзер булыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев