Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Уңышка иң яхшы юл – эшеңне яратып башкару

Ундүртенче февральдә Лаеш районы оешуга 95 ел булды.

Юбилей елында лаешлылар язмышларын Лаеш җире белән бәйләүләре турында сөйлиләр.

 Сүз “Чирпы” ТОСы рәисе Кәүсәрия Гаяновага.

Мин Лаеш районына 1977 елда Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң эшкә билгеләү буенча килдем. Шул чакта Лаешны беренче тапкыр күрдем, хисләрем А.С. Пушкинныкы кебек булды, дисәм ялгышмам.

Хөрмәтле Иван Иванович Косырев, район мәгариф бүлеге мөдире, ачык йөз белән  каршы алды, сайлау өчен берничә мәктәп тәкъдим итте. Мин авылның Казаннан ерак булмавын сорадым. Шулай итеп мин артык зур булмаган Имәнкискә авылына килдем. Сигезьеллык мәктәп коллективы һәм авыл халкы яхшы каршы алса да, мин үземнең өч елымны эшлим дә Казанга китәм дип уйладым.  Алла кушмаган эш булмас, диләрме әле. Минем өч елым 45 ел дәвам итә инде. Укытучы, комсомол райкомы секретаре, укыту эшләре мөдире, 20 елдан артык мәктәп директоры булып эшләдем. Пенсиягә чыккач икенче вазифага күчтем – мәктәпнең педагог- китапханәчесе булдым. Менә ике ел инде эшләмим, лаеклы ялда. Әмма өйдә эшсез утыра алмыйм. Хәзер “Чирпы” ТОСына җитәкчелек итәм.

Минем тормыш шигаре – “Уңышка иң яхшы юл – эшеңне яратып башкару”. Лаеш районында яшәгән шушы 45ел эчендә мин аны яраттым, ул минем кече туган җирем. Минем йортым, минем якыннарым, минем яраткан эшем, коллегаларым һәм авылдашларым хөрмәте, барысы монда.

Бүген Лаеш районы сәнәгатьне үстерүгә һәм шәһәр инфраструктурасын камилләштерүгә, халыкка хезмәт һәм ял итү өчен лаеклы шартлар булдыруга, тарих-мәдәни мирасны саклауга, ял һәм туристик мөмкинлекне үстерүгә, гаилә кыйммәтләрен саклауга курс тота.

Район өчен туксан биш ел тарихи юл – аз түгел. Аның территориясе, икътисади һәм социаль-мәдәни үсеше үзгәрде, әмма кешеләрнең үз туган җирләренә мөнәсәбәте үзгәрмәде. Безнең өчен Лаеш районы яшәү урыны гына түгел. Бу кешеләр язмышларын, характерларын, буыннарны бербөтен иткән уртак йортыбыз. Юбилейны бәйрәм иткәндә без районга нигез салган бабаларыбызны рәхмәтле хисләр белән искә алабыз. Барлык сугышларда Туган илебез иреге һәм бәйсезлеге өчен батырларча сугышкан якташларыбызга рәхмәтләребезне белдерәбез. Хезмәттәге батырлыклары белән, район елъязмасына гына түгел, республика һәм илебез тарихына кергән кешеләр белән горурланабыз. Уртак тырышлыгыбыз белән Лаеш районы үсә һәм чәчәк ата.

Кадерле якташларым! Сезне чын күңелдән Лаеш районы юбилее белән котлыйм! Барыгызга нык сәламәтлек, шатлыклы вакыйгаларның күп булуын, бәхет һәм имин тормыш телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Уңышка иң яхшы юл – эшеңне яратып башкару