Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Узган ел нәрсәләр белән истә калды

Лаеш ветеринария берләшмәсе

Лаеш ветеринария берләшмәсе

1.2018 елда беренче тапкыр

Мәгариф идарәсе, мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә район мәктәпләре укучылары арасында “Мин – булачак ветеринария табибы” конкурсы үткәрдек. Ул өч номинация буенча үтте: “Рәсем”, “Фоторәсем” һәм “Инша”, аларда балалар бу һөнәрнең асылын ачарга тиешләр иде. Иң яхшы эшләр республика этабына җибәрелде, анда Сокуры мәктәбе укучысы Азиза Шаяхмәтова беренче урын алды. Аңа диплом һәм бүләкне ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырды. Бүләкләү тантанасы Корстонда булды, Азиза анда әти-әнисе белән чакырылды.

2. 2018 ел казанышлары

Барлык профилактик һәм диагностик чаралар планы үтәлде. Алар себер түләмәсе, туберкулез, котыру кебек кешеләргә дә, терлекләргә дә куркыныч булган авыруларны кисәтүгә юнәлтелгән. Соңгы өч елда Лаеш районы территориясендә терлекләр арасында котыру авыруы теркәлмәде.

3.2018 ел кешесе

Һәр коллективта куелган бурычларны үтәрлек, уңышларга ирешерлек кешеләр була.

Баш бухгалтер Ания Фатыйхова ветберләшмәнең финанс иминлеге өчен җавап тота, ул бу эшне яхшы башкара. Моннан тыш Ания Мөхәммәтхатыйповна үз яшь төркемендә “Россия чаңгы юллары-2018”дә беренче урын алды. Менә нинди ул, баш бухгалтер!

Ә менә белгечләр Ольга Ульянова һәм Вера Боброва ветберләшмәгә күптән түгел генә килделәр. Әмма беренче эш көненнән үзләрен җаваплы, намуслы һәм иҗади кешеләр буларак таныттылар. Алар район һәм республика дәрәҗәләрендәге күп чараларда катнашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев