Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Василий Нохратский: Мин бала чактан хәрби булырга хыялландым

​​​​​​​Интернационалист сугышчылар кайларда гына булсалар да, хәрби антка, хәрби һәм кешелеклелек бурычына һәрчак тугры булдылар.

Илебез ел саен 15 февральдә хәрби бурычларын Ватаныбыз чикләреннән читтә үтәгән россиялеләрне Искә алу көне үткәрә. Бу көнне, 1989 елның 15 февралендә, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару тәмамлана.

Әфган сугышы тугыз ел, бер ай һәм унсигез көн дәвам итә. Анда, ерак Әфганстанда, совет сугышчылары үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәтәләр: батырлык, ныклык, намуслылык. Кырыс сугышчан тормыш шартларында, туган өйләреннән еракта, сәгать саен үз гомерләрен куркыныч астына куеп интернационалист сугышчылар дөньяның төрле илләрендә Туган илебез кушканны үтәделәр.

Әфган сугышы аша Лаеш районыннан чакырылган 133 солдат һәм офицер уза. Күрсәткән батырлыклары өчен 18 интернационалист сугышчы хөкүмәт бүләкләренә лаек булган: 7 кеше орден (шуларның 2се – үлгәннән соң), 11е медаль алган.

Әфганстандагы хәрби вакыйгаларда Лаешта туган, хәрби офицер, 27 ел армиядә хезмәт иткән Василий Нохратский да катнаша. Ул 40нчы армия составында контрразведка эшен тәэмин итә. Ике елдан артык өзлексез барган хәрби хәрәкәтләрдә ул әфган боевикларының кулга алынган совет солдатларын һәм офицерларын газаплауларын бер генә күрми. Сугышчан дусларын югалту ачысын татый... Контрразведчиклар әфганлыларга Кабулда һәм провинциаль үзәкләрдә тулы көчкә эшли торган иминлек органнары булдыруда ярдәм итәләр, агентура эшен һәм махсус чаралар оештыралар.

Белешмә:

Нохратский Василий Петрович, 1955 елгы, Лаешта туган. Әфганстан Демократик Республикасында 1982 елның сентябреннән 1984 елның ноябренә кадәр була. СССР КГБның аерым бүлек өлкән оперуполномоченные. Бүләкләре: “Сугышчан батырлыгы өчен” медале, Кызыл Йолдыз ордены.

Василий Нохратский сөйли.

-Мин бала чагымнан ук хәрби булырга хыялландым, шуңа күрә танк училищесына укырга кердем. Аны кызыл диплом белән тәмамладым. Карпат буе хәрби округына юллама алдым. Ә 1982 елның сентябрендә Әфганстанга очу турында боерык алдым. Кабулда самолеттан чыккач гаҗәпкә калдым: тирә-якта таулар, төсе коңгырт ком кебек, чөнки барысы янган. Яшеллек тә юк, су да юк. Җирле климат авыр, яшәү шартлары да яхшылардан түгел. Махсус билгеләнештәге отрядта булдым. Көн саен диярлек сугышлар, көн саен диярлек югалтулар... Мин, бәхеткә каршы, яраланмадым, әмма шартлау дулкынының нинди булуын сынарга туры килде. Без командир белән БТРда утыра идек, янәшәдә шартлау яңгырады. Аны люктан алып бәрде һәм биш метр читкә очыртты. Ә мине өскә күтәрде (мин әле очам дип уйладым). Тирә-юньдә караңгылык, янган  ис. Аннан тагын люкка ташлады. Сугышта куркыныч түгел, диючеләргә ышанмагыз. Алар ялгышалар, дөресен әйтмиләр. Янәшәңдә пуля сызгырганда, башыңны яшерергә тырышасың...

Әфганстаннан соң Василий Петрович Карпат буе хәрби округына кайта. Аннан соң Чувашия, Казан. Подполковникка кадәр хезмәт итә. Хәзер ул лаеклы ялда. Әмма еш кына хәтерендә төзәлмәс эз калдырган ул елларны исенә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Василий Нохратский: Мин бала чактан хәрби булырга хыялландым