Ватык телефон
Җәйге каникулның кызган чагы. Саф һавада урамга уйнарга чыккан һәм вакытны күңелле үткәрергә теләгән балалар саны арта гына.
“Ватык телефон” уенын искә төшерик. Асылы гади: уйнаучылар бер рәткә тезелеп утыралар, ә алып баручы фраза яки җөмлә уйлый, тиз генә аны рәттә беренче утырган уенчы колагына әйтә. Анысы үзе аңлаганча икенчесенә әйтә. Шулай итеп дуслары колагына ишеткәннәрен үзләренчә әйтәләр. Соңыннан һәрберсе үзе ишеткәнне кычкырып әйтә. Ә алып баручы беренче вариантны әйтеп бирә. Бик кызыклы килеп чыга. Кемдер үзенчә ишетә, еш кына ул башта яңгыраганга туры да килми.
Без рәхәтләнеп көләбез. Сез дә уйнап карагыз. Урамга уйнарга чыгыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев