Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Вера Сәйфетдинова:” Әни безгә киләчәккә хат калдырган”

​​​​​​​“Камская новь” –“Кама ягы”н укучы әнисе – Лаеш шәһәренең ветераннар советы рәисе Тамара Зотова хакында төшерелгән фильмны эзләп табуы турында искиткеч  вакыйга сөйләде.

Тамара Леонидовна 2019 елның 27 декабрендә 90нчы яшендә арабыздан китте. Озак еллар дәвамында ул поселок, соңрак шәһәрнең ветераннар советына җитәкчелек итә. Үз гомерен ул сугыш ветераннарына һәм инвалидларына багышлады, алар өчен бәйрәмнәр, концертлар һәм туристик сәяхәтләр оештырды. Лаеш районы ветераннары турында истәлекләр һәм фотолардан ул зур альбомнар эшләгән, алар киләчәк буын өчен бәя биргесез тарих.

Туганнары һәм якыннары Тамара Леонидовнаны яратучы ана һәм әби, ачык күңелле хуҗабикә һәм тормыш үзәгендә кайнаучы актив кеше буларак беләләр. Әмма кызы күптән түгел әнисенең үзеннән соң тулы бер фильм калдыруын белә. Аның булуы турында Тамара Леонидовнаның туганнары очраклы төстә генә беләләр.

-Бөтенесе быелның сентябреннән башланды, - дип сөйли Вера Александровна. – Улым интернетта әнинең ниндидер журналистка биргән интервьюсыннан өзеккә тап була. Өстәвенә ул аның вафатыннын соң урнаштырыла. Безнең гаилә өчен шундый материал булу чын ачышка әйләнде. Ул бер вакытта да мондый төшерүдә катнашуы турында сөйләмәде. Һәм без улым белән тулы фильмны табарга һәм аның тарихын белергә карар иттек.

Вера Сәйфетдинованың улы 2017 елда ул фильмны төшергән Казандагы биографик интервьюлар студиясенә чыга ала. Моннан дүрт ел элек бу студия ТР Министрлар Кабинеты грантын ота, аның буенча тыл хезмәтчәннәре, сугышчыларның тол калган хатыннары һәм Татарстан ветераннар хәрәкәте активистлары белән видеоинтервьюлар төшерелә. Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина һәм А. Денежкин исемендәге Шәфкатьлелек ордены рәисе Зөһрә Лезина сүзләре буенча, безнең районда бу студия унга якын фильм төшергән, шул исәптән Тамара Леонидовна турында да.

-Шулай туры килде инде, без бу фильмны минем улым туган көнне алдык, - дип уртаклаша Вера Александровна. – Аның әйтүенчә бу туган көннәренә алган бүләкләрнең иң кадерлесе һәм гаҗәбе дә. Минем өчен экранда әнинең үзен күрү күңелле дә, тетрәндергеч тә булды. Әйдәгез мин сезгә барысын күрсәтәм.

Вера Александровна компьютерны кабызды һәм видероликны куйды. Ике сәгать дәвамында Тамара Леонидовна журналистка үзенең озын һәм вакыйгаларга бай тормышы турында сөйли. Ул әти-әнисен, абыйларын һәм сеңелләрен, кыен сугыш һәм сугыштан соңгы елларны , Татарстан АССРга килүе һәм үз гомерен Лаеш районы ветераннар хәрәкәтенә багышлавы турында искә ала. Ә әңгәмә азагында ул киләсе буыннарга үз теләкләрен калдыра.

-Дус һәм киң күңелле кешеләр булыгыз, - ди экраннан Тамара  Зотова. – Ул чакта барысы яхшы булыр. Дуслык, игелеклелек һәм тыйнаклык кешеләрне бергә туплый.

Фильм тәмамлангач безнең әңгәмәдәшебез берара тын калды, әнисе әйткән сүзләрне тагын бер кат күңеленнән үткәрде.

-Безнең гаиләдә әни турында истәлекләр күп саклана, - диде сүзне йомгаклап Вера Александровна. – Менә бу чигелгән әйберләр дә, картиналар да, бүләкләр дә аныкы. Хәзер бездә тагын бәя биреп бетергесез реликвия барлыкка килде, без аны кабат-кабат карарбыз һәм Тамара Леонидовнаны белгән кешеләргә күрсәтербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Вера Сәйфетдинова:” Әни безгә киләчәккә хат калдырган”