Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
җәмгыять

Виктор Степанов: «Вьетнамда дошман самолетларын бәреп төшердем»

Вьетнамда сугыш узган, аннары озак еллар Лаеш ягы файдасына хезмәт куйган кеше тормышындагы тарих.

Виктор Степанов 1942 елның 3 гыйнварында Түбән Новгород өлкәсенең Валдай районында туган. Ул елларда сугыш бара, Степановлар йортында да госпиталь урнаша. Әтисен Виктор Сергеевич хәтерләми, чөнки ул фронтта фашистлар белән сугыша. Әнисе әтисенең хәбәрсез югалуы турында хәбәр ала. Ул бик борчыла һәм бу хәбәргә ышанмый.

Сугыш бетеп 18 ел узгач, әтисенең дусты Ленинградтан Степановларга кунакка килә. Нәкъ менә шул вакытта Виктор әтисенең ничек һәлак булуын белә. Сугышчылар һөҗүмгә барганда, Сергей Степанов минага эләгеп шартлый. Ә дусты сәламәтлеге аркасында иптәшенең һәлак булуы турында хәбәр итә алмый…

Виктор Степанов мәктәптә укыганда әнисе колхозда бозау караучы булып эшли. Дәресләрдән соң ул аңа ярдәм итә, ә җәен бозаулар көтә. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумына укырга керә. Диплом алгач "Путь Ленина" колхозында эшли башлый.

1963 елда Виктор Степанов армиягә алына. Бер ел Казан училищесында хезмәт иткәч, Магнитогорскига җибәрелә. Бераздан солдатларны чит илгә хезмәт итәргә әзерли башлыйлар.

- Командирлар безне Индонезиягә әзерләячәкләрен әйттеләр, әмма анда дәүләт борылышы булды, - дип искә ала Виктор Сергеевич. - Бу вакытта СССРдан Вьетнам ярдәм сорый. Безне пилотсыз самолетларны бәреп төшерергә өйрәтү өчен полигонга җибәрделәр. Өйрәнүләр уңышлы узды һәм безне Вьетнамга җибәрделәр. Техниканы поездга төяп, төнлә генә алып бардык. Солдатларны гражданнар киеменә киендерделәр. 15 тәүлек Союз буенча һәм 10 тәүлек Кытай буенча бардык. Вьетнамга килгәч, безне палаткаларга урнаштырдылар. Температура көндез 50 градуска җитә иде. Өч ай дәвамында безнең белән дәресләр үткәрделәр. Ә дүртенче айда төшке аш вакытында, ял иткәндә, ату тавышлары ишетелде. Беренче бәрелешне руслар, ә икенчесен вьетнамлылар алып барды. Бурыч авыр иде – техниканы әзерләү, ә аннары аны җыеп алу. Безнең ракеталарның ничек очып китүен карау кызык иде.

Виктор Степанов катнашында биш дошман самолеты бәреп төшерелә, шуның өчен ул «Сугышчан батырлыклары өчен» медале белән бүләкләнә. Вьетнамда ул бер ел хезмәт итә. 1966 елда Виктор Сергеевич демобилизацияләнә һәм хатыны Валентина Васильевна янына Комлы Ковалига күчә.

Ул күп еллар «Казан» терлек симертү хуҗалыгында эшли. Намус белән, гадел хезмәт куя. Озак еллар профкомны җитәкли. Күп тапкырлар совхоз дирекциясе тарафыннан бүләкләнә. Хәзерге вакытта лаеклы ялда, әмма үсеп килүче буынны тәрбияләүдә актив катнашуын дәвам итә. Виктор Сергеевич Степанов «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тарих Лаеш районы ТАССР 100 еллыгы лаешта реклама