Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Халыкара хатын-кызлар көнен Лаеш районында мавыктыргыч һәм күңелле үткәрделәр

Кече Елга китапханәсендә бу бәйрәмгә күп чаралар үткәрелде.

Иң игелекле һәм язгы бәйрәм алдыннан китапханәдә “Мартта шундый көн бар” тематик сәгать узды. Анда “Оста куллар” хатын-кызлар клубы әгъзалары чакырылды.

Китапханәче Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү тарихы белән таныштырды, ә катнашучылар - әниләр, танылган хатын-кызлар турында китаплар белән танышты. Китапханәгә килүчеләр рәхәтләнеп аралаштылар, уеннар уйнадылар. Чара барышында иҗат сәгате уздырылды.

Бәйрәм алдыннан китапханәдә “Женские судьбы за книжным переплетом” китап күргәзмәсе ачылды. Шулай ук Кече Елга китапханәсе укучыларының рәсемнәреннән күргәзмә ясалган иде.

Моннан тыш, китапханәдә “Почитай-ка” түгәрәге утырышлары уздырылды. Балалар белән “Могҗизалы көн - 8 Март” әдәби – иҗат сәгате үткәрелде.

Кече Елга авыл китапханәсе фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы кече елга 8 март Халыкара хатын-кызлар көне