Яхшы гамәл Арча районына – игелек визиты белән
Дмитрий Григорьев фотосы Лаеш районы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Лаеш районы башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Борһанова Арча интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәне Гайсина Миңнеҗәфәр янына бардылар. Игелек визиты Өлкән кешеләр ункөнлегенә туры китерелде һәм "Туган як" акциясе кысаларында үтте. Шуны әйтергә кирәк, интернат-йортларда яшәүче өлкән...
Дмитрий Григорьев фотосы
Лаеш районы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Лаеш районы башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Борһанова Арча интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәне Гайсина Миңнеҗәфәр янына бардылар.
Игелек визиты Өлкән кешеләр ункөнлегенә туры китерелде һәм "Туган як" акциясе кысаларында үтте.
Шуны әйтергә кирәк, интернат-йортларда яшәүче өлкән яшьтәге якташларыбыз белән мондый очрашулар гадәткә әйләнде.
Илгизә Тимершина һәм Татьяна Борһанова район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән пенсионеркага истәлекле бүләкләр тапшырдылар һәм интернат-йорт персоналына якташыбызга карата яхшы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев