Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ялган эшкә яраксызлык кәгазе өчен хөкем ителде

Лаеш районы җәмәгать судьясы Казанда яшәүче 26 яшьлек кешегә белә торып ялган документтан файдаланган өчен хөкем карары чыгарды.

Лаеш район прокуратурасы РФ ҖКның 327 маддәсе 3 өлешендә күздә тотылган җинаятьне кылуда (белә торып ялган документтан файдалану) гаепләнгән ир җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.

-Суд тарафыннан гаепләнүченең 2018 елның февралендә Казанда билгесез заттан ялган документ – эшкә яраксызлык кәгазе алуы ачыкланды, ул экспертиза нәтиҗәләре буенча әзерләү ысулына һәм сыйфатына туры килми, - дип сөйләде Лаеш район прокуроры урынбасары Марат Шәрәфетдинов. -  Яшь кеше бу эшкә яраксызлык кәгазен эштән азат булу өчен Комлы Ковалида үзе эшләгән урынга бирә. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды.

Суд аңа дәүләт файдасына 8000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза бирде. Хөкем карары закон көченә кермәде әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев