Кама ягы

Лаеш шәһәре

Рус Тат
җәмгыять

Ярминкәләр сезоны башлана

Сайлаулар алдыннан, узган шимбәдә, Лаешта быел беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Авыл хуҗалыгы продукциясе житештерүчеләр сорау нинди булуны, ә сатып алучылар товарга бәяләрне өйрәнде. Ассортиментта ит, сөт, бәрәңге, кәбестә һәм башкалар бар иде. Ашлыкка сорау аеруча зур булды. Инде сәгать җидедә беренче машина ярминкәдән китеп барды - тәкъдим ителгән бар...

Сайлаулар алдыннан, узган шимбәдә, Лаешта быел беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте.

Авыл хуҗалыгы продукциясе житештерүчеләр сорау нинди булуны, ә сатып алучылар товарга бәяләрне өйрәнде. Ассортиментта ит, сөт, бәрәңге, кәбестә һәм башкалар бар иде.

Ашлыкка сорау аеруча зур булды. Инде сәгать җидедә беренче машина ярминкәдән китеп барды - тәкъдим ителгән бар ассортиментны алып бетерделәр. Ә икенче мобиль нокта килүгә аның янына шунда ук үз хуҗалыгында терлек һәм кош-корт асраучы лаешлылар җыелды.

Товарлар бәясе авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән, ярминкә көннәрендә алар шулай тора: ит - 250-300 сум/кг, йомырка - дистәсе 45 сумнан, бодай - 9 сум/кг, арпа - 8 сум/кг, солы - 6 сум /кг.

50-60 яшьтән өлкәнрәк сатып алучылар күп иде. Аларга волонтерлар - Лаеш техникумы студентлары ярдәмгә килде.

Булачак ярминкәләр турында газета битләрендә хәбәр ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев