Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яшь армия Ватан геройларын хөрмәтли

Лаеш районының унбер мәктәбе вәкилләре Ватан геройлары көненә багышланган митингта катнаштылар. Яшь армия символикасы төшерелгән футболкалар һәм ал беретлар кигән Лаеш гимназистлары һәм мәктәп укучылары, Комлы Ковали, Габишево, Нармонка, Рождествено, Имәнкискә, Кече Елга, Олы Кабан һәм Сокуры мәктәпләре укучылары район мәдәният йорты спорт залының периметры буенча тезелеп бастылар. ТР Лаеш...

Лаеш районының унбер мәктәбе вәкилләре Ватан геройлары көненә багышланган митингта катнаштылар.

Яшь армия символикасы төшерелгән футболкалар һәм ал беретлар кигән Лаеш гимназистлары һәм мәктәп укучылары, Комлы Ковали, Габишево, Нармонка, Рождествено, Имәнкискә, Кече Елга, Олы Кабан һәм Сокуры мәктәпләре укучылары район мәдәният йорты спорт залының периметры буенча тезелеп бастылар. ТР Лаеш районы хәрби комиссары урынбасары, запастагы капитан Алексей Майоров команда бирде һәм балалар Россия һәм Татарстан флагларын керткәндә һәм дәүләт гимннары яңгыраганда үрә катып тордылар.

-Бу көнне без илебезне, аның көчен һәм бөтенлеген саклауга бәяләп бетергесез өлеш керткән атаклы кешеләрне искә алабыз. Алар арасында Александр Суворов, Михаил Кутузов, Георгий Жуков, Семен Буденный бар, - дип тантаналы өлешне ачты район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев. - Эре хәрби начальниклар һәм командирлар белән беррәттән гади солдатлар батырлыгы да хөрмәткә лаек. Безнең якташларның да моңа турыдан-туры катнашы бар.

Бөек Ватан сугышы бәрелешләрендә күрсәткән батырлыклары өчен районыбызның дүрт кешесе Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, икесе - Дан орденының тулы кавалеры. Төрле дәрәҗә Дан ордены белән тагын 35 лаешлы бүләкләнгән. Бишесе - Кызыл Байрак ордены, 75 кеше - Кызыл Йолдыз ордены һәм 71е - Ватан сугышы орденына ия.

1941-1945 елгы сугыш геройларының уллары һәм оныклары - безнең районның 133 кешесе - әтиләре һәм бабалары үрнәгеннән илһамланып үз хәрби бурычларын Әфганстанда үтәгән. Аларның да күбесе орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән. Кызганычка каршы, кайберләре һәлак булганнан соң.

Тынлыкта метроном бер минут тынлык секундларын санады.

Яшьләргә Лаеш районы ветераннар советы рәисе Рашат Булатов мөрәҗәгать итте. Ул хәзерге вакытта Лаеш районында яшәүче геройлар исемен атады һәм яшь буынга үз-үзләренә ышаныч, омтылыш һәм батырлык теләде.

Яшь армиячеләр отряды командиры, Лаешның 2 нче мәктәбе сигезенче сыйныф укучысы Адель Шиһапов яшь армиячеләр сафына керүче яшь сугышчылар өчен ант текстын укыды. Балалар Ватан иреге һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән геройлар истәлеген хөрмәт итәргә, яшь армияче исемен горурлык белән йөртергә тантаналы ант бирделәр.

Барабанчылар һәм кадетларның көчле һәм хәрбиләрчә төгәл күрсәтмә чыгышларыннан соң Столбище мәктәбе укучылары башкаруында әдәби композиция булды. Югары сыйныфлар укучылары Бөек Ватан сугышы вакытында радио эшен күрсәттеләр. Яшь театраллар тарафыннан чагылдырылган тапшыруны алып баручы шагыйрә, блокададагы Ленинградта яшәгән Ольга Берггольц образы үзенең тирәнлеге белән тетрәндерде.

Митинг флагларны тантаналы чыгару белән төгәлләнде. Чараны унынчы сыйныф укучысы Ринат Газизуллин һәм патриотик чараларның алыштыргысыз алып баручылары: "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе"нең җирле бүлеге җитәкчесе Александр Портнов һәм сигезенче сыйныф укучысы Дарина Туркова алып барды.

Яшь гвардиячеләр һәм Лаеш районы белән Лаеш шәһәре башкарма комитетлары вәкилләре район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов җитәкчелегендә Җиңү паркына юнәлделәр. Алар Мәңгелек утка, Ватан геройлары, тыл хезмәтчәннәре һәм Әфганстан белән Чечняда һәлак булган геройлар һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев