Яшь журналистлар Лаеш районында җыелды
«Идел» яшьләр үзәгендә «Алтын каләм – Золотое перо» республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале узды.
Матюшинога республиканың 25 районыннан яшь журналистлар һәм блогерлар килде. Быел балалар һәм яшүсмерләрне басма журналистика (рус һәм татар телләрендә), телевидение, видеоблогинг, радио, фото, дизайн һәм верстка (материалны биткә салу), социаль челтәрләр кебек юнәлешләр буенча укыттылар. Фестивальнең иң яхшы укучылары традиция буенча Гран-при алдылар һәм КФУ журналистиканың югары мәктәбенә укырга керү хокукына ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев