Яшьлек, иҗат, омтылыш
Узган ике елда район мәктәпләрендә 20гә якын яшь белгеч үз урынын тапкан. Педагогик берләшмә башлангыч сыйныфлар, математика, физик культура, химия укытучылары белән тулыланды. Алар арасында Столбище урта гомуми белем бирү мәктәбенең акыллы, иҗади, амбициоз башлангыч сыйныфлар укытучылары Альбина Илкәева, Анастасия Кадыйрова, Карина Дәминова, Лариса Ефимова, Анастасия Голубева бар. Фән укытучылары...
Узган ике елда район мәктәпләрендә 20гә якын яшь белгеч үз урынын тапкан. Педагогик берләшмә башлангыч сыйныфлар, математика, физик культура, химия укытучылары белән тулыланды.
Алар арасында Столбище урта гомуми белем бирү мәктәбенең акыллы, иҗади, амбициоз башлангыч сыйныфлар укытучылары Альбина Илкәева, Анастасия Кадыйрова, Карина Дәминова, Лариса Ефимова, Анастасия Голубева бар. Фән укытучылары Илья Шалдымов, Денис Каплин, Маргарита Табилова, Игорь Косов яраткан эшләренә бар күңелләрен бирәләр. Алар барысы да төрле, әмма аларны үз эшләренә иҗади якын килү берләштерә. Бу тынгысыз, һәрчак эзләнүчән кешеләр.
Алар һәр дәреснең - күпсанлы Нәрсә? Ни өчен? Кайда? Кайчан? сорауларына бергәләп җавап эзли торган 45 минут икәнен аңлыйлар. Ул мөстәкыйль төстә авыр мәсьәләнең чишелешен тапкан тагын бер баланың күзләре януны күрү шатлыгы, аларның: "Без балалар һәм әти-әниләр белән бардык, әзерләдек, карадык. Без - коллектив", - дип әйтү шатлыгы.
Бу берәр нәрсә килеп чыкмаганда алар күзендәге моңсулык. Әмма яшь педагоглар бирешми, өметсезләнми, ә килеп чыккан проблемалар турында бергәләп фикер алышалар, киңәш сорап тәҗрибәле остазларга мөрәҗәгать итәләр. Аларның девизы: "Нәрсәнедер белмәү, булдыра алмау оят түгел - өйрәнергә теләмәү оят".
Яшь укытучылар - ару-талуны белмәс кешеләр. Алар үзләре дә, аларның тәрбияләнүчеләре дә күпсанлы конкурсларда, смотрлар, ярышларда катнашалар, алар үз мәктәпләре данын лаеклы яклыйлар. Укучыларының һәр җиңүе - ул аларның җиңүе, аларның уңышы, ул аларның дөрес юлда икәнен, алар янәшәсендә яраткан укучылары, акыллы һәм зирәк остазлары булуын раслый. Ә алар - үз эшләренә бирелгән фикердәшләр командасы.
Гаянэ Парванян, яшь педагогларның остазы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев