Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яшьләр мәсьәләсе хәл ителә

ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева эшлекле визит белән Лаешта булды. Автор фотосы Ул район башлыгы урынбасары Татьяна Бурганова һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов белән бергәләп Столбище гомумбелем бирү мәктәбендә булды. Лаешта Белем бирү үзәгендә укучылар-активистлар һәм Тәрбия бирү үзәге белгечләре белән очрашты. Фойеда дәрәҗәле кунакны...

ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева эшлекле визит белән Лаешта булды.

Автор фотосы

Ул район башлыгы урынбасары Татьяна Бурганова һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов белән бергәләп Столбище гомумбелем бирү мәктәбендә булды. Лаешта Белем бирү үзәгендә укучылар-активистлар һәм Тәрбия бирү үзәге белгечләре белән очрашты.

Фойеда дәрәҗәле кунакны "SMS-балалар" проектында катнашучылар каршылады. Алар һәр көнне кызыклы һәм үзең өчен файдалы итеп үткәреп булуына шикләнмиләр.

Очрашудан соң Татьяна Васильевна "Лидер" картклубы кабинетын карады.

  • Түгәрәккә йөрү түләүлеме? - аның беренче соравы шул булды. Яшь ярышчыларның бушлай шөгыльләнүен белгәч, канәгатьләнеп баш какты. Аннан соң башка сораулар ява башлады: алар ярышларда катнашалармы? Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби начальниклар исемнәрен беләләрме? Киләчәккә планнары нинди? Һ.б. Кунак икенче килүендә Россия һәм Татарстан гимннарын белү-белмәүләрен тикшерәчәген әйтте. Яшь армиячеләр Татьяна Воропаевага автомат җыю осталыкларын күрсәттеләр. Ә клуб әгъзалары ТР Дәүләт Советы депутатын үз сафларына кабул иттеләр.

Аннан соң Татьяна Воропаева Муниципаль район Советының социаль мәсьәләләр, ветераннар һәм яшьләр эше буенча даими комиссия утырышында катнашты. Утырышны комиссия рәисе Анатолий Новиков алып барды.

Утырышта яшьләр эше, спорт һәм туризм буенча бүлек мөдире вазифалары вакытлыча башкаручы Анастасия Сергеева отчет бирде. Мәгариф идарәсе мөдире Гөлнара Шәрипова яшьләрне эш белән тәэмин итү мәсьәләсен сурәтләп күрсәтте.

ТР мәгариф һәм фән министрлыгы приказы белән 2 нче Лаеш гомуми белем бирү мәктәбе 2016 елда укучыларның Россия хәрәкәтенең пилот мәйданчыгына әверелде.

  • Башкарылган эшләр нәтиҗәсе буенча укучыларның Россия хәрәкәте активистлары үсеш нәтиҗәсендә Россиядә лидерлар санына бастылар һәм илдә иң яхшы 500 мәктәп рәтендә алар, - дип белдерде Гөлнара Шәрипова. - Укучыларның Россия хәрәкәте 2017 елдан районның барлык мәгариф оешмаларында җелдереп җибәрелде.

Районда балаларның җәйге ялына җитди игътибар бирелә.2017 елда, мәсьәлән, 7-17 яшьтәге балалар һәм яшүсмерләрнең 2039-ың ялы оештырылган. "Липки" лагерының өч сменасында 210 бала ял иткән.

ТР депутаты Татьяна Воропаева утырышта катнашучыларны киләчәктә яшьләр белән ныграк эшләргә өндәде. Ул кичләрен яшүсмерләр һәм яшьләр ялын оештыруда җитди мәсьәләләр барлыгын әйтте. 16-17 сәгатькә кадәр мәктәпләрдә яки түгәрәкләрдә булганнан соң барыр урыннары юк. Татьяна Васильевна әйткәнчә, мондый хәл Лаешта гына түгел, бөтен торак пунктларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район