«Яшьләр вакыты» автобусы Лаешка керде
«Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» проекты республиканың яшьләр аудиториясен формаль булмаган социологик тикшерүгә юнәлдерелгән.
Бөтен районнан инициативалы яшьләр ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы ярдәмен алу өчен үз проектларын һәм инициативаларын тәкъдим иттеләр.
Автобус туры Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Яшьләр вакыты – мөмкинлекләр вакыты» концепциясе кысаларында уза. Акцияне Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы оештыра. Бу - узган ел республика районнары буенча булган «14-30» турының дәвамы, анда яшьләр берләшмәләре лидерлары җирле яшьләр белән очрашулар үткәрделәр.
Активистлар утырган автобус тукталу урыны район мәдәният йорты булды. Биредә «Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» белем бирү маркеты ачылды (фотода). Анда яшьләр татарстанлылар тарафыннан тормышка ашырылган уңышлы проектлар, үз бизнесларын башлап җибәрү өчен туган якларына әйләнеп кайткан кешеләр турында белделәр. Министрлык белгечләре барлык теләүчеләргә грантлар алу өчен гаризалар рәсмиләштерү буенча консультацияләр бирде.
Чарада җирле һәм чакырылган артистлар концерты белән мәдәни программа да булды. Барлык теләүчеләр лотереяда катнаша алдылар, анда «Яшьләр вакыты» символикасы төшерелгән бүләкләр уйнатылды.
«Безнең район – киләчәк образы» проект сессиясе кичәнең кульминациясе булды. Анда яшьләр үз проектларын жюри хөкеменә тәкъдим иттеләр, аны ТР яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов җитәкләде.
- Хәзерге дөньяда яшь буын белән турыдан-туры элемтә урнаштыру мөһим, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Тимур Җәүдәт улы. – Бүген район яшьләренең нәрсә белән яшәвен, ниләр турында хыяллануын үзләреннән ишетү мөмкинлеге бар. Сораулар бирегез, фикерләрегез белән уртаклашыгыз, монда вакытны файдалы үткәрү өчен барлык мөмкинлекләрне файдаланыгыз.
Лаеш районы вәкилләре тормышның төрле өлкәләренә кагылышлы берничә проект белән чыгыш ясадылар. Идеяләр арасында - яшьләр ММЧсын булдыру, кешеләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту, тарихи кыйммәтләрне саклау, музыкаль фестивальләр оештыру һәм башкалар бар. Лаеш район Советы һәм ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре үз инициативаларын үстерү һәм алга этәрү буенча киңәшләрен бирделәр.
Тәкъдим ителгән проектларга бәяне экспертлар гына бирмәде. Залдагы барлык катнашучылар да онлайн режимда биш баллы шкала буенча теге яки бу проектны бәяли алдылар. Сессия нәтиҗәләре буенча иң креатив идея өчен тамашачылар симпатиясе призы иясе билгеләнде. Аны районда «Кино темасында» кино лагере үткәрергә тәкъдим иткән Айгөл Курченкова алды. Ә жюри «Кама кыллары» музыкаль фестивале проектын эшләгән Даниэль Чижевскийны җиңүче дип таныды. Җиңүче хокукында аңа республиканың башка районнарына юл тотачак автобус бортына Лаеш районы тамгасын кую хокукы бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев