Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Яшәсен тормыш!”

“Мин фашизм җимерелгән бәхетле көннәрне күрдем Аның хакимлеге тар-мар ителде. Дошман җиңелү белән бергә хөкем дә ителде”. Егорьево авылында туган Советлар Союзы Герое Иван Матвеев үз көндәлегендә шундый юллар калдырган.

Фото Каипы мәктәбе музееннан

Иван Матвеев 1907 елда туган. Егерменче елларда ул яшьләр әйдәманына әйләнә, Егорьево авыл Советына җитәкчелек итә. 1929 елда чакыру буенча Кызыл Армия сафларына китә, анда курсанттан батальон комсомол бюросы секретарена һәм сәяси бүлек буенча командир ярдәмчесенә кадәр үсә. Иван Степанович 1937 елда ВКП(б)ның җаваплы бюро секретаре, соңрак – хәрби комиссар була.

Сугыш башлангач Матвеев В.И. Ленин исемендәге хәрби-сәяси академиядә укуын өзеп сугышка китә. 1942 елда Ржев һәм Гомель янында ике тапкыр контузия ала. 1943 елда “Выстрел” командирлар составының югары тактик-укчылар курсын тәмамлый, анда строевой вазифага яңадан әзерлек үтә. Шул ук көздә күрсәткән батырлыгы өчен Иван Степанович Александр Невский ордены, ә икенче елның мартында Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Майор И.С. Матвеев сугышка җибәрелә, анда 1086 укчылар полкының 323нче укчылар дивизиясен кабул итә. Ул бу дивизиядә Брянск янында беренче һәм икенче Белорус фронтларында сугыша.

1944 елның җәендә Иван Матвеев командалыгындагы полк Друть елгасын кичә һәм Бобруйск юнәлешендә һөҗүмгә күчә. Безнең гаскәрләр дүрт көндә 19 авылны гитлер армиясеннән азат итеп 50 километр алга китәләр, 1000нән артык фашистны юк итәләр, запасларын күп санлы трофей техника һәм корал белән тулыландыралар. 1945 елның мартында дошманның ныгытмаларын уңышлы җимерүе һәм һөҗүмдә актив катнашуы өчен Иван Степанович Ленин ордены һәм “Алтын Йолдыз” медале белән бүләкләнә.

Моңа кадәр 1945 елның февралендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән полкка оста командалык итүе һәм Висла-Одер операциясендә күрсәткән батырлыгы һәм геройлыгы өчен Иван Степанович Матвеевка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Сугыштан соң полковник Харьковта кала, анда кызы һәм хатыны белән яши. Герой 1968 елда Бөек Ватан сугышы башланган көндә вафат була.

 

Егорьевода яшәүчеләр үз якташларының батырлыгына сокланалар. 1982 елда Каипы мәктәбенең “Поиск” клубы әгъзалары геройның хатыны Анна Дмитриевна Матвеева һәм кызы Нинель белән очрашуга бардылар. 60 яше тулган көндә И.С. Матвеев үз көндәлегенә түбәндәгеләрне язган.

“1967 елның 19 сентябре.

Алтмыш яшь. Бу аз һәм күп тә түгел. Әмма 60 яшь бит!

...Мин Совет илебез өчен бар көчемә сугыштым. Мин беркайчан да үзем хакында, үз иминлегем турында уйламадым. Мин Туган илебез намусы турында уйладым Мин Гитлерга һәм гитлеризмга җәза бирү турында уйладым. Мин фашизм җимерелгән бәхетле көнне күрдем. Аның хакимлеге юкка чыкты. Дошман тар-мар ителү белән бергә хөкем дә ителде.

Җиңү шатлыгы! Шушы көнне күргәнем өчен язмышыма рәхмәтлемен.

Туган ил өчен яшәү нинди яхшы һәм Туган ил дә бурычлы калмас.

Яшәсен тормыш!”

Каипы мәктәбендә рәссам Александр Хуторов музей-галереясе оештырылган, аңа мәктәпнең “Краевед” түгәрәге җитәкчесе, физика укытучысы Галина Талдина җитәкчелек итә. Музейда тулы бер бүлек Иван Матвеевка багышланган. Экспонатлар арасында фоторәсемнәр, хатлар һәм документлар күп. Җирле мәктәп укучылары каһарман авылдашларына тигезләнәләр һәм аның батырлыклары белән горурланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы