Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
җәмгыять

Яшүсмерләр мәшгульлеге турында

Лаеш районы мәшгульлек үзәге балигъ булмаган гражданнарны укудан буш вакытта эшкә урнаштыру планын арттырып үтәде. Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Пучкова хәбәр иткәнчә, район предприятиеләренә яшүсмерләрне эшкә урнаштыруга 155 килешү төзелгән. Мәктәп балалары район уку йортларын төзекләндерүдә, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тырышып эшләгәннәр. Мәсәлән, "Атабай" агрофирмасында 32 яшүсмер эшләгән, шул...

Лаеш районы мәшгульлек үзәге балигъ булмаган гражданнарны укудан буш вакытта эшкә урнаштыру планын арттырып үтәде.

Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Пучкова хәбәр иткәнчә, район предприятиеләренә яшүсмерләрне эшкә урнаштыруга 155 килешү төзелгән. Мәктәп балалары район уку йортларын төзекләндерүдә, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тырышып эшләгәннәр. Мәсәлән, "Атабай" агрофирмасында 32 яшүсмер эшләгән, шул кадәр үк бала Лаешның №1 гимназиясенә булышкан. 20 мәктәп укучысы 25 Октябрь исемендәге поселок мәктәбен төзекләндерүдә катнашкан. Җәй көне эшләгән балалар арсында 78 кеше күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән, ә 12 яшүсмер балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә исәптә тора. Мәктәп балалары хезмәт күнекмәләре алу белән бергә гаилә бюджетын да тулыландырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район