Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Йортка кайчан капиталь ремонт булачак?

"Лаеш районы ТКХ" ЧҖҖ директоры Дмитрий Моденов Лебедева урамындагы 45 йортта яшәүчеләр белән очрашты һәм аларның сорауларына җавап бирде. Беренче чиратта аларны беренче катларда идәннәр җылытылачакмы дигән сорау кызыксындырды - соңгы вакытларда алар бик тә салкын. -Индивидуаль җылытуга күчкәнче подвал биналары җылытылды - үзәк җылыту торбалары алар аша үтте, -...

"Лаеш районы ТКХ" ЧҖҖ директоры Дмитрий Моденов Лебедева урамындагы 45 йортта яшәүчеләр белән очрашты һәм аларның сорауларына җавап бирде.

Беренче чиратта аларны беренче катларда идәннәр җылытылачакмы дигән сорау кызыксындырды - соңгы вакытларда алар бик тә салкын.

-Индивидуаль җылытуга күчкәнче подвал биналары җылытылды - үзәк җылыту торбалары алар аша үтте, - дип хәлгә аңлатма бирде Дмитрий Викторович. - Бер генә юл бар: үз квартирларыгыздагы идәннәрне мөстәкыйль җылыту.

Ауган коймаларны төзәтү үтенеченә дә уңай җавап булмады. Түләү квитанцияләрендә "Оплата за содержание придомовой территории" графасы юк. Шуңа күрә штат расписаниесендә ишегалды себерүче, техничка һәм башка белгечләр юк. Болар өчен яшәүчеләрнең артык түлиселәре килми. Видеокүзәтү камералары куярга теләмәү дә шуның белән аңлатыла: урнаштыру бушлай, ә хезмәт күрсәткән өчен түләргә кирәк.

Тагын бер мөһим мәсьәлә күтәрелде: йортларны капиталь ремонтлау сроклары.

-Һәр йорт капремонт программасында. Компьютер программасы кайсы йортка кайчан капиталь ремонт булачагын үзе билгели. Моның өчен бер генә квартир да коммуналь хезмәтләр буенча бурычлы булмаска тиеш. Икенче таләп - бюджеттан финанслану. Акчалар күп булган саен программага керүче йортлар да күп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined