Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Җырлый торган ханым

Әле ул рәсем дә ясый, ТОСка җитәкчелек итә, бии дә, чәчәкләр дә үстерә һәм тагын башка шөгыльләре дә күп. Ул авыруга һәм шәхси борчуларына карамсатан һәрвакыт елмая.

 Кырыс карашлы кайната, көнче ир, кызының авыруы, аерылу ачысы, билгесез якка чыгып китү, арттан зәһәр теллеләрнең “Аерылган” дип әйтеп калулары... Надежда урынындагы башка хатын кулларын төшерер иде. Беркем дә аны моның өчен гаепләмәс иде.

Әмма ул үзенә ярлылыкта яшәргә ирек бирми. Тормышы җайлы булмау сәбәпле балаларына кимсенергә җирлек бирми. Аның характеры андый түгел.

Надежда Генераловага карагач аның тормышында барысы да яхшы дип уйлыйсың: бернинди кайгысы, бернинди борчуы юк, барлык бәла-казалар аны читләтеп үтәләр  һәм ул иң бәхетле кеше. Мөгаен, өлешчә бу шулайдыр да. Надежда Аркадьевна чыннан да бәхетле: аның балалары, оныклары яхшы. Яраткан эше белән шөгыльләнә, яхшылыкка ышана, үзе дә изге гамәлләр кыла.

Аның үз тормышы турында сөйләвен тыңлыйк.

-Мин Аксубай районында туганмын. Әнием агроном булып эшли, ә мине, бер яшьлек баланы һәм минем ике яшьлек апамны өйдә бикләп калдыра. Әбиебез бу хакта белгәч, әнине безнең белән Иске Пристаньга алып китә. Сигез сыйныфны мин монда тәмамладым, әни киңәше буенча авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем. Минем, әлбәттә, югары уку йортында белем аласым килде. Әмма апам институтта укыгач, әниебез икебезне дә укыта алмады. Техникумда үзешчән сәнгатьтә катнаштым, солист буларак төрле бәйгеләргә йөрдем. Бу миңа бик ошады. Өебезгә кайгы килде, әнием үлгәндә миңа 19 яшь иде. Газиз кешем белән хушлашканда бик еладым...

 Техникум тәмамлагач мине мәдәният бүлегенә эшкә чакырдылар, мин анда җырлавымны дәвам иттем. Менә шул чакта мин бер конкурста лауреат исеме алдым. Ул вакытта мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгән Саушина Нина Ивановна мине Казан мәдәният институтына укырга керү өчен әзерли башлады. Әмма мин булачак ирем белән очраша идем инде. “Ничек укырмын? Әнием юк. Кем ярдәм итәр?” - дип уйладым.

Кияүгә чыктым һәм бигүк яратмаган килен булдым. Кайната ниндидер гамәлләрне ошатмады Кырыс, еш кына тупас булды. Минем җырлар белән мавыгуыма үз бәясен бирде: “Җырлаган тавыкның башын өзәләр”. Ә ирем...  Ирем мине яклау урынына эштән китәргә кушты... “Сельхозтехника”да эшли башладым. Белгечлегем буенча бер ел гына эшләдем һәм моның минем эш булмавым аңладым Миңа нәрсәдер оештырырга, кемгәдер ярдәм итәргә кирәк. Аннан соң мине коммунист буларак яңа “Сельхозтехника”га җибәрделәр. Анда басуда комбайн депосы бинасы гына иде. Мин нормалаучы да, дефектлаучы да, инструментальщик та, склад мөдире дә. Ә ул ел кыш бик салкын булды – 1979 ел. Минем вагончикта җылыта торган пушкалар эшләттеләр: комбайнчылар җылыткыч янында кулларын җылыттылар һәм эшләрен дәвам иттеләр. Аннан “Сельхозтехника”да көнкүреш хезмәтләре йорты ачарга хәл иттеләр. Мине коммунист булгач мөдир итеп куйдылар. Штатны үзем тупладым, товар алып кайттым. Җиһазлар китерттем.

Ә ирем тагын “Эштән чык” дип таләп итте. Гауга чыгарасым килмәде – киттем. Техник инвентарьлаштыру бюросына (БТИ) эшкә чыктым. Әмма вакыт җиттте күрәсең,  минем түземем бетте һәм тормышымны кискен үзгәрттем. БТИда эшемне ташламасам ирем аерылам дип куркытты: мине “үлчәү өчен дачаларга алып киәләр”. Мин баш тарттым Ул аерылышуга гариза бирде.

Аерылышкач хәл катлауланды: әгәр ул аерылса миңа өйдән өлеш чыкмый, чөнки аны әбисе йорты торган урынга төзедек. Ул васыятьне аңа язды. Мин горур бит, судлашып йөрмәдем. Андый эшләрне яратмыйм да. Киттем, бер кашык та алмадым. Аллаһ ярдәменнән ташламады. 50 мең сумга иске өй таптым (өч елдан бу сумма өч нульгә артты). Кредит алдым, өй сатып алдым. Йорт начар хәлдә иде .Өй сатып алган суммадан бер өлешен кайтаргач янкорма өчен кирпеч алдым Энекәшем булышты, төзүчеләр бригадасы оештырды. Туганнарым ярдәм итте. Шлактан салынган янкорманы сүттеләр, кирпечтән төзеделәр. Мунча салдылар. Ул елларда күп эшләдем: кредит түләргә, ремонтка. Энем ун ел элек вафат булды. Әле дә аны сагынып искә алам. Кызганыч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы лаешта реклама Лаеш ягы кешеләре