Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Җырлый торган ханым. Ахыры

Аның яшьлеге менә шулай үтә. Лаеклы ялга чыгар вакыт җитә. 16 ел БТИда эшләгән Надежда Генералованы ялга зурлап озаталар.

2 бүлек. Танылу

Пенсиягә чыккач күп кешеләр югалып кала, аралашу кими, башка  синең кирәгең юк, дигән уйлар килә... Әмма бу безнең геройга кагылмый. Буш вакыты барлыкка килгәч ул аны рәхәтләнеп яраткан шөгыльләренә багышлый: картиналар яза башлый, хорга йөри. Район мәдәният йортында клуб эшләре алып барган Зөһрә Лезина Надежда Аркадьевна картиналарын күрә һәм күргәзмә оештырырга тәкъдим итә. Аның сүзләреннән соң Надежда Генералованың биш шәхси күргәзмәсе булган инде.

-2016 елда “Центральный” ТОСы рәисе булган Вера Баннова минем урамда бәйрәм оештырырга тәкъдим итте, - дип сүзне дәвам итә Надежда Генералова. – Мин ризалаштым, яшәүчеләр хупладылар. Ә аннан соң мине урам рәисе итеп сайладылар. Шулай итеп минем җәмәгать эшләре башланды. Күп тә үтмәде ул чакта район башлыгы урынбасары булган Илгизә Тимершина “Сабантуй” ТОСына җитәкчелек итүне ышанып тапшырды. Эш җаваплы, яшәүчеләр белән уртак тел табарга кирәк. Аларны тыңлау белән бергә ярдәм итәргә дә кирәк. Уйладым-уйладым да риза булдым.

Миңа Зөһрә Лезина, Марина Шастина, безнең ветераннар хоры һәм бию ансамбле булыша. Без Урам көннәре, Яңа елны каршылау, Май чабу бәйрәме, сугыш чоры балалары өчен кич утырулар, “Мәктәпкә җыенуда ярдәм ит” акцияләре,  Иван Купала көне һәм башка бәйрәмнәр үткәрәбез. Халыкка ошый, тагын нинди чара була дип сорыйлар. Бәйрәмнәрдән тыш үзбезнең микрорайон территориясен һәм Кама яры буен җыештыру буенча өмәләр оештырабыз, бу эшләргә яшүсмерләрне дә җәлеп итәбез. Ел саен социаль яклау бүлеге белән ялгыз яшәүче һәм мохтаҗ гражданнарны йөреп чыгабыз. Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм сугышчыларның тол хатыннарын Җиңү көне белән котлыйбыз. Кызганычка каршы, алар елдан ел кими... Сугыш чоры балаларын үз өемә кич утыруга чакырам, чәй эчәбез, бергәләп җырлыйбыз. Зөһрә Лезина белән хәйрия эшләрендә катнашабыз. Ел саен инвалидлар һәм картлар йортларына бүләкләр һәм концертлар белән барабыз. Гражданнар җыеннары, җыелышлар, депутатлар белән очрашулар үткәрәм, күзәтүче сыйфатында сайлауларда катнашам. Музейда һәм үзәк китапханәдәге кызыклы чараларның берсен дә калдырмыйм. Халык дружинасына йөрим. Бу шәһәр буйлап, район һәм шәһәр бәйрәмнәрендә – Сабан туенда, Май чабуда, яңа ел чыршыларында кичке дежурда булуны күздә тота.

ТОСның актив рәисен безнең районнан читтә дә яхшы беләләр. 2020 елда Надежда Аркадьевна Ел хатын-кызы итеп сайланды. Ул чакта Надежда Ел ир-аты дип танылган Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән бергә чыгыш ясады. 2021 елда ул безнең делегация составында ТР муниципаль берәмлекләр советы берләшмәсенең 16 съезды эшендә катнашты. Мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бер генә бүләкләнмәде. Беренче урын алып ике грант отты. Беренче грантка ике балалар мәйданчыгы, икенчесенә спорт мәйданчыгы ясадылар.

Үзе хакында сөйләгәндә Надежда коронавирус пандемиясе вакытында марлядан битлекләр тегеп мохтаҗларга өләшүен әйтмәде. Машинасы булмагач, кулдан тегә. Кешеләргә бер-ике дистә генә битлек таратмый. Чын күңелдән өләшә. Кешеләрдән рәхмәт ишеткәч инә кадалган бармаклар онытыла.

Тормыш үз эзенә төште. Үзе яраткан һәм аны яраткан ике олы кызы, искиткеч өч оныгы, үзен иҗатта танытты, бүләкләр ала, рәхмәт сүзләре ишетә.

-Кешеләрдән һәм тормыштан бары яхшы нәрсәләр генә алырга тырышам. Минем әбием бик дини иде, ул: “Явызлыкка явызлык белән җавап бирмә”, дия иде. Әнием иртә үлде дип әйттем инде. Шуңа күрә энемә Лубян урман техникумына укырга кергәч көчемнән килгәнчә булыштым. Аны армиягә озаттым, каршы алдым. Аның хатыны һәм балалары киң күңеллеләр, алар белән минем мөнәсәбәтләрем яхшы. Кызганыч, энем иртә китте... Мин аны югалткач бик борчылдым

Апамның биш баласы бар!  Мин аларның барысын яратам. Алар миңа булышалар. Хәзер олы оныгым армиядә. Аның өчен борчылам. Минем бакчам зур түгел. Бар нәрсәне яратып үстерәм. Чәчәкләр үстерергә яратам. Җәйгә тавыклар асрыйм, лапасны үзем ясадым. Менә шулай яшим.

Беренче карашка күренгәнчә, барысы да шома гына бармый. Борчылулар эзедер мөгаен: калкансыман бизенә операция ясата, шешне алалар. Надежданың тавышы бетә. Хәзер ул ачыла башлаган, хорга йөри башлаган. Әмма элекке кебек башлап җырламый әле. Әмма ул яңадан җырлый башларга һәм тамашачыларга аларның яраткан җырларын бүләк итәргә өметләнә. Әлегә ул картиналар яза, аларны кешеләргә бүләк итә. Илһамы килгәндә Лаеш тугында шигырьләр яза.

-Мин иремне гафу иттем, - диде Надежда Аркадьевна. – 28 ел бергә яшәдек бит, безнең уртак балаларыбыз һәм оныкларыбыз бар. Вакытым булганда аңа барып ярдәм итәм – ул ике төркем инвалид. Аның нәселдән килгән һәм дәвалап булмый торган чире кече кызыма да күчте. Аның өчен йөрәк әрни. Әмма ул минем кебек төшенкелеккә бирешми. Авырган чагында да елмая. Мин һәрчак үз авыруыңны күрсәтмә, дип әйтәм. Кешеләрнең үз борчулары да җитәрлек. Менә шул. Бар тормышымны сөйләп тә бирдем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы лаешта реклама Лаеш ягы кешеләре