Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Юбилей Котлыйбыз

Капитанга - безнең әтиебез һәм бабабызга багышлана Капитан ведет корабль свой, У штурвала стоит день и ночь. Держит курс он в Отчий край родной, И всегда другим готов помочь! Бүген безнең кадерле әтиебез һәм бабабыз Николай Гурьевка 60 яшь тула. Туганнары, якыннары, дуслары һәм коллегалары аны киң күңелле диләр һәм...

Капитанга - безнең әтиебез һәм бабабызга багышлана

Капитан ведет корабль свой,

У штурвала стоит день и ночь.

Держит курс он в Отчий край родной,

И всегда другим готов помочь!

Бүген безнең кадерле әтиебез һәм бабабыз Николай Гурьевка 60 яшь тула.

Туганнары, якыннары, дуслары һәм коллегалары аны киң күңелле диләр һәм һәрчак аның янына киңәш, белмәгәннәрен сорап киләләр. Николай Васильевич су стихиясен эчкерсез ярата һәм аның тугры дустына әйләнә. Аның карт бабасы, бабасы һәм әтисе маякчы булып эшлиләр - үреп ясалган йөзә торган кәрзиннәрдә яки маякларда фонарьлар яндыралар. Алар судноларга төннәрен бәрелешмәскә һәм сайга утырмаска ярдәм итәләр. Сугыш елларында маякчылар фашизмга каршы көрәштә биниһая зур өлеш кертәләр.

Безнең әтиебез армия хезмәтен Казандагы махсус билгеләнештәге №5435нче хәрби частьтә үтә, яхшы хезмәте өчен күкрәккә тага торган "Отличник милиции" билгесе белән бүләкләнә. Старшина званиесендә өенә кайта һәм уйлап та тормый әтисе һәм бабасы эшен дәвам итә.

Ул зур булмаган катерда матростан комфортабельле "Маяк" теплоходы капитанына кадәр юл үтә. Николай Васильевич үз теплоходы белән мәһабәт Идел елгасы киңлекләрендә йөри. Аның участогы Куйбышев исемендәге затоннан Ульяновскига кадәр. Эш фронты зур - су юллары тирәнлеген үлчәүдән суднолар торышына контрольлек итүгә кадәр. Участок катлаулы, һава торышы үзгәрүчән: әле ялт итеп кояш чыга, әле көчле җил күтәрелә, вакыты белән дулкын биеклеге өч метрга кадәр җитә. Әмма безнең кыю капитан һава торышы көйсезлекләренә ияләшкән, штурвалны нык тота. Ул күп санлы рәхмәт хатлары, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы транспорт министрлыклары мактау грамоталары белән бүләкләнгән, шулай ук "Хезмәт ветераны" исеменә лаек булган. Ирешкән уңышлары өчен аңа "Елга флотының югары класслы белгече" исеме бирелгән. Безнең капитанның гаиләсе яхшы: кызлары Светлана һәм Анна, кияүләре Александр һәм Тимур, оныклары Артем, Максим һәм Азалия. Алар барысы Лаешта яшиләр.

Киләсе елда Николай Васильевич тормыш иптәше Валентина Алексеевна белән 40 ел бергә яшәүләрен билгеләп үтәчәкләр, алар шулкадәр дус, тату яшиләр. Оныклары бабалары кебек үк елга академиясенә укырга керергә һәм үзләрен горур яңгыраган елгачы һөнәренә багышларга ниятлиләр.

Менә районда нинди искиткеч кеше, безнең әтиебез һәм бабабыз Николай Васильевич Гурьев яши. Безнекеләрне бел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район