Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
җәмгыять

Юбилярлар – район яшьтәшләре

Фото архивтан "Камская новь" - "Кама ягы" газетасы редакциясенә, районда яшәүчеләргә кунакка мин үземнең юбилярларым, Рождествено җирлегендәге авылдашларым белән килдем. Аларның 90 яшьлекләре Лаеш өязе барлыкка килү белән туры килә. Бер үк елда туганнар - яшьтәшләр! Аларның исемнәрен әйтеп китим әле: Андреева Анна Федоровна, Самсонова Дарья Григорьевна, Тумаева Александра Федоровна,...

Фото архивтан

"Камская новь" - "Кама ягы" газетасы редакциясенә, районда яшәүчеләргә кунакка мин үземнең юбилярларым, Рождествено җирлегендәге авылдашларым белән килдем.

Аларның 90 яшьлекләре Лаеш өязе барлыкка килү белән туры килә. Бер үк елда туганнар - яшьтәшләр! Аларның исемнәрен әйтеп китим әле: Андреева Анна Федоровна, Самсонова Дарья Григорьевна, Тумаева Александра Федоровна, Иванова Антонина Николаевна, Шәмсетдинова Прасковья Федоровна. Бишесе дә тыл хезмәтчәне, ә аларның икесе - Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны. Дәһшәтле сугыш еллары аларны читләтеп үтмәгән, авылдашларым тормышына үтеп кергән. Әмма алар сынмаган, сыгылмаган, безнең район үсешенә һәр кайсы өлеш керткән. Һәр кайсының хезмәт юлы озын, катлаулы. Бар көчләренә, намуслы эшләгәннәр, җаваплы булганнар. Үз хуҗалыкларын да алып барганнар, балалар да үстергәннәр, бүләкләр дә алганнар: медальләр, кешеләр рәхмәте һәм хөрмәте.

Безнең тормыш күп кырлы, четерекле. Анда киң күңелле, ачык йөзле, игелекле, тормышны яраткан, башкаларга файда китергән кешеләр дә бар.

Дятловода яшәүче, укытучы, искиткеч кеше - Антонина Николаевна Иванова хакында да шулай дип әйтеп була. Ул омтылышы буенча педагог, җаны-тәне белән укытучы. Антонина Николаевна бу өлкәдә 50 елдан артык хезмәт куйган, төгәлрәге, иҗат иткән.

Ул Татарстан АССРның Куйбышев районы Куралово авылында1927 елның 22 октябрендә гади крестьян гаиләсендә туган. Җиде сыйныфны тәмамлагач педучилищега укырга керә. Аны тәмамлагач Лаеш районына эшкә килә. Шулай итеп безнең як аның өчен үзгә әйләнә. Педагогик эшчәнлеген Нармонка мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып башлап җибәрә, аннан район мәгариф бүлеге боерыгы белән аны Рождествено урта мәктәбенә күчерәләр. Читтән торып педагогия институтын тәмамлый, өлкән сыйныфларда рус теле һәм әдәбияты укыта башлый. 1997 елга кадәр балаларга белем бирә. Педагог турындагы сүзгә мәктәпнең элекке директоры Валентина Захарова әйткәннәрне дә кушмый калдыра алмыйм:

-Антонина Николаевна иҗади эшләүче укытучы иде, коллегалары һәм укучыларның абруен яулады. Үз белемен күтәрү өстендә даими эшләде, педагогика яңалыкларыннан хәбәрдар булды. Яшь укытучыларга шефлык итте, аларга һәрчак ярдәмгә әзер иде. Аның дәресләре балаларга белем бирү белән бергә тәрбияләде дә. Балаларны яхшылыкка, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, Туган илне яратырга, ватанпәрвәрләр булырга өйрәтте. Укучылары укытучыга үз мәхәббәтләрен һәм чиксез хөрмәтләрен бүләк иттеләр.

Антонина Николаевна ире - Шантуров Андрей Яковлевич белән 50 елга якын яшәде, ул Бөек Ватан сугышында катнашкан, "Комсомол" совхозының баш бухгалтеры булып эшләде. Өч бала тәрбияләп үстерделәр. Безнең юбиляр - матур чәчәкләрне, помидорларның яңа сортларын һәм башка бакча үсемлекләрен бик тә ярата. Аның монда барысы тәртиптә: иртәнге дүрттән кояш батканчы шунда, әле су сибә, әле утый, әле йомшарта. Оныкларын да, ә алар өчәү, хезмәткә һәм матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Оныкчыгына, тормышка, бүгенге көнгә, кешеләр белән очрашуга сөенә. Һәрчак чиста һәм зәвык белән киенә, ачык йөзле, йөзендә елмаю.

Хезмәтенә бүләкләре дә бар. Республика һәм Россия дәрәҗәсендәге мактау грамоталарының саны юк, дисәм арттыру булмас. 1976 елда ул социалистик ярышта җиңүче булды. Антонина Николаевна - хезмәт ветераны, халык мәгарифе отличнигы. "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен", Жуков медальләре һәм башкалар белән бүләкләнгән. Авылдашлары һәм укучылары тарафыннан хөрмәтләнә, аны олылыйлар.

Безнең юбилярларның барысы турында бик күп җылы сүзләр әйтергә була. Аларга ихтирамыбыз һәм хөрмәтебез чиксез. Кадерле ветераннарыбыз, озак еллар бергә яшәсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юбилярлар район яшьтәшләре