ЮХИДИ хезмәткәрләре сафлары чисталыгы өчен
Россия ЭЭМның Лаеш районы юл хәрәкәте иминлегенең дәүләт инспекциясендә коррупция күренешләре белән көрәшергә мөмкинлек бирүче кайбер чаралар күрелә. Без бу турыда Россия ЭЭМның Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илдар Вәлиуллин белән сөйләшәбез. Илдар Илфарович, сезнең бүлектә коррупцияне профилактикалау өчен нинди техник чаралар кулланыла? -Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны фото- һәм видеотеркәү...
Россия ЭЭМның Лаеш районы юл хәрәкәте иминлегенең дәүләт инспекциясендә коррупция күренешләре белән көрәшергә мөмкинлек бирүче кайбер чаралар күрелә. Без бу турыда Россия ЭЭМның Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илдар Вәлиуллин белән сөйләшәбез.
Илдар Илфарович, сезнең бүлектә коррупцияне профилактикалау өчен нинди техник чаралар кулланыла?
-Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны фото- һәм видеотеркәү үстерелә. Транспортның линиягә төзек булмаган видеотеркәү чаралары белән (ә алар белән барлык патруль машиналары җиһазландырылган) чыгуына юл куелмый. Аларның язмалары ярты ел дәвамында периферия саклау урынында саклана, тикшерүләр вакытында, судта һәм хезмәткәрләрне уйлап чыгарылган гаепләрдән яклау өчен дәлил буларак кулланыла. Тагын бер мөһим нәрсә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ материаллар видеотеркәү чаралары эшләгән зонада гына рәсмиләштерелә. Шул ук вакытта алар салон эчендә булган вакыйгаларны да, салоннан тышта булганнарны да язып бару мөмкинлеге бирә.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу планында ЮХИДИ хезмәткәрләре өчен нинди дә булса йомшаклыклар бармы?
-Эш транспорты хәрәкәте артыннан контрольлек "ГЛОНАСС" спутник навигациясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Тизлек режимын бозу ачыклана икән, гаеплеләр административ җаваплылыкка тартыла.
Заманча электрон жайланмалар куллану - яхшы, әлбәттә. Әмма барысын да техникага ышанып тапшырырга ярамый бит...
-Бүлекчәләр штатында психологлар бар. Алар системалы төстә полиграф кулланып хезмәткәрләр белән махсус тестлар үткәрәләр. Аларның нәтиҗәләре кадрлар белән эшләгәндә, хезмәткә кандидатлар сайлап алганда һәм хезмәткәрләрне югарырак вазыйфаларга күчергәндә файдаланыла.
Ә полицейскийлар үзләре бу яңалыкларга ничек карыйлар?
-Эчке эшләр органнары системасын реорганизацияләү белән бәйле төстә полиция хезмәткәрләренә таләпләр көчәйде. Алар эшчәнлеген бәяләүнең төп критерие булып җәмәгатьчелек фикере тора, ул дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең гражданнар белән шәхсән аралашуы барышында формалаша. Шуңа күрә без аңлыйбыз: безнең эшчәнлегебез эчке хезмәтләр контролендә генә түгел, ә районда яшәүчеләрнең нык игътибары астында да тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев