ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне Җиңү юбилее белән котладылар
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иткән көнне юл инспекторлары туктаткан автомобильчеләрне күңелле сюрприз көтә иде.
Инспекторлар машина йөртүчеләрне Җиңү көне белән котладылар. Һәр машина йөртүчегә алар Георгий тасмалары һәм автомобиль наклейкалары тапшырдылар. Кайберәүләр шунда ук бәйрәм символларын үзләренең ”тимер ат”ларына беркетте. Аннан соң ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобильчеләрне бәхетле юл теләп озаттылар. Йөртүчеләр бурычлы булып калмадылар: җавап итеп инспекторларны бәйрәм белән котладылар, яхшы көн һәм уңышлы хезмәт теләделәр.
Санитар-эпидемиологик хәл катлаулы булуга да карамастан, тормышта һәрвакыт яхшы гамәлгә урын бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев