Юл буе кафесында ашап алырга һәм юл-транспорт һәлакәтенә эләкмәскә
Юл сервисы объектларын урнаштыруга аерым таләпләр бар. Аларны үтәмәү еш кына юл-транспорт һәлакәтләренә сәбәп була.
Юл буе кафелары, ягулык салу станцияләре, кибетләр һәм башка юл сервисы объектлары юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәргә тиеш.
Татарстанда юл буе полосаларында урнашкан юл сервисы объектларының 70%тан артыгы (502 объект) юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча аларга куелган таләпләргә туры килми. Республикада барлыгы шундый 690 объект эшли (2021 елның 1 гыйнварына).
Юл сервисы объектларын урнаштыруга төп таләпләр:
* объектны урнаштыру зонасында транспорт һәм җәяүлеләр өчен күрү мөмкинлеген тәэмин итү;
* транспорт чараларын туктату өчен тукталышлар һәм урыннар булу;
* автомобиль юлыннан объектка керү өчен куркынычсыз юллар булдыру;
* әкеренәю һәм тизләнү өчен юлны киңәйтергә өстәмә полосалар булу;
* юл билгеләре, юл тамгалары, куркынычсызлык киртәләре, объектның үзен дә, автоюлга якын килүләрне дә яктырту.
Әлеге таләпләрне үтәмәү юл-транспорт һәлакәтләренә (ЮТҺ) китерә.
Мәсәлән, 2020 елның 27 гыйнварында Столбище-Атабай автоюлының 16 километрында кибет янында җәяүлене бәрдерәләр. Җәяүле имгәнә. Кибет буенда киртәләр һәм җәяүлеләр өчен җайлаштырылган юл кичүе булу ЮТҺне булдырмый калырга ярдәм итәр иде.
2020 елның июнь ахырында Комлы Ковали-Орел автомобиль юлының 7 нче километрында сәүдә комплексы территориясеннән чыгу юлында өч автомобиль бәрелешә. 1 кеше һәлак була. Юл сервисы объектына керү өчен йөрү өлешен киңәйтү бәрелешүләрдән котылырга мөмкинлек бирер иде.
Таләпләрне үтәмәгән өчен шактый зур штраф каралган.
- Объектны урнаштырыр алдыннан, аның хуҗасы ЮХИ ДБУгә рөхсәт сорап мөрәҗәгать итәргә тиеш, - дип аңлата Лаеш ЮХИДИ бүлеге башлыгы Сергей Барышев. - Шул чакта шактый зур административ штрафтан котылырга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев