Үз мавыгуларын укучыларына тапшырды
Хәерби урта мәктәбе педагогы Рөстәм Хәсәновны 60 яше тулу белән котладылар.
Музей, ЮИД, туристлар, шахмат, балта остасы - боларның барысы бер кеше мавыгулары, алтын куллы оста Рөстәм Хәсәнов хакында.
Иҗади, инициативалы, эше өчен, район өчен борчылучы юбиляр котлаулар һәм бүләкләр белән килгән кунакларны каршылады. Лаеш районы хәрби комиссары Александр Афанасьев, Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина, “Камская новь”-“Кама ягы” газетасы баш редакторы Денис Суханов, Хәерби авыл җирлеге Минзәлия Минбаева, районның мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы райкомы рәисе Любовь Харитонова, мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Марина Шастина, мәктәпне тәмамлаучылар һәм башка кунаклар Рөстәм Хәсәнов адресына бик күп җылы сүзләр әйттеләр.
Рөстәм Садриевич белгечлек алгач теләсә нинди шәһәрне сайлый алган булыр иде. Әмма үзенең туган авылында калырга була. Аны мәктәпкә хезмәт укытучысы итеп эшкә чакыралар. Ә аннан рәсем, башлангыч хәрби әзерлек (НВП) дәресләрен бирәләр. 36 сәгатькә җыела – һәм бу беренче эш елында! Моннан тыш – читтән торып уку мәктәбендә 10 сыйныф җитәкчесе дә. Шулай итеп 1985 елда аның педагогикада юлы башлана. Юл гади түгел, әмма игелекле. Менә 36 ел инде ул авыл малайларын укыта. Аларны агачтан әйберләр ясарга, кулларына эш кораллары тотарга, станокларда эшләргә өйрәтә. Әйтеп үтәргә кирәк, район гамәли иҗат эшләре күргәзмәләрендә аның укучылары эшләре призлы урыннар алалар.
Дәресләрдән тыш Рөстәм Хәсәнов шахмат, туристлар, ЮИД түгәрәкләре алып бара. Боларның барысын ул җиренә җиткереп башкара. Хәербинең яшь шахматчылары 2019 елда “Камская новь” газетасы үткәргән шахмат турнирында кубок алды. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары ярышларда яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Рөстәм Садриевич җитәкчелек иткән мәктәпнең хәрби-диңгез флоты музееның даны еракларга таралды.
Юбилейда җырларга да, уен-көлкегә дә, котлауларга да, бүләкләргә дә урын булды.
-Сез балаларда Туган илебезгә мәхәббәт тәрбияләүче кеше, - дип үз фикерен белдерде хәрби комиссар Александр Афанасьев. – Сез яшьләрдә гомумкешелек кыйммәтләре турында күзаллау формалаштырасыз.
Район газетасы баш редакторы Денис Суханов Рөстәм Хәсәновка матбугат чарасы белән актив хезмәттәшлеге өчен рәхмәт белдерде. Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина район музееның Хәерби мәктәбе музее белән тыгыз элемтәсе турында, балаларны туган як тарихына җәлеп итү турында, Хәерби балаларының музей уздырган конкурсларда катнашулары турында сөйләде. Авыл җирлеге башлыгы Минзәлия Минбаева Рөстәм Хәсәновның Хәерби авылы тормышында зур урын алып торуы хакында бәян итте. Лаеш интернат мәктәбе укытучысы, районның шахмат клубы җитәкчесе Илья Гордеев Лаеш районында шахмат уенын популярлаштыруга зур өлеш кертүен әйтеп китте. Лаешның 3нче мәктәбе педагогы Вәзирә Медведева, юбилярның хезмәттәшләре, аның элекке һәм хәзерге укучылары ихлас котлауларын җиткерделәр.
Лаеш районы ветераннар советы рәисе Рашат Булатов һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУның әйдәүче белгече Гөлшат Зәйнуллина килә алмасалар да грамоталарын һәм бүләкләрен җибәргәннәр.
Рөстәм Хәсәнов районда абруй яулаган педагог. Укучылары, аларның әти-әниләре һәм коллегалары аны хөрмәт итәләр. Кызганычка каршы, авыл мәктәбенең кечкенә залы аны 60 яше тулу белән котларга теләүчеләрне сыйдыра алмады. Әмма котлап шалтыратулар көн буе яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев