Үз милкеңне алдакчылардан ничек сайларга?
Милеккә хокукы булган һәр кеше үзен һәм үз милкен намуссыз сатучылардан яки сатып алучылардан имин итә ала. Моны ничек эшләргә, Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчессе урынбасары Лилия Борһанова шуны аңлата.
-Үзеңне тискәре нәтиҗәләрдән саклауны имин итү өчен сатып алучыга сату-алу килешүе төзегәнче сатучының шәхесен ачыкларга һәм аның хокукны билгеләүче документларын тикшерергә кирәк, хокук нинди документ нигезендә теркәлгән. Мәсәлән, бу суд карары булса, күчемсез милек объектының бәхәсле булуы мөмкин. Моннан тыш, хокук барлыкка килгән датага игътибар итегез. Әгәр сатучының хокукы күптән түгел теркәлсә, бу факт шикләндерегә һәм бу милектән котылырга омтылулары куркытырга тиеш.
Сатып алу-сату килешүенә имза куйганчы арестлар, тыюлар, башка чикләүләр һәм йөкләмәләр булу-булмау, шулай ук сатучы хокукының актуаль булу-булмавына инану өчен ЕГРНнан актуаль өземтә сорату мәҗбүр.Татарстан Росреестрында сатучы белән алдан исәп-хисап ясарга тәкъдим итмиләр, бары исәп-хисапның имин ысулларыннан файдаланырга киңәш итәләр, мәсәлән, банк тартмасы яки аккредтив ярдәмендә.
-Әгәр киресенчә булса, сатучыны саклау кирәкме?
-Әгәр хокуклы милекче үзенең күчемсез милкен аннан башка сатып җибәрерләр дип шикләнсә, бу очракта МФЦның теләсә нинди офисына милекченең шәхси катнашыннан башка күчемсез милек сатыла алмауны, башка кешегә эшләнә алмавын күрсәткән гариза бирү зарур. Хокуклы затның шәхси катнашыннан яки аның законлы вәкиле: әти-әнисе, опекуны яки попечителе катнашыннан башка теркәү мөмкин булмавы турында гариза тапшырыла. Мондый гаризаны милекче исеменнән аның вәкиле ышаныч язуы буенча тапшыра алмый. Гаризаны ышанычлы зат тапшырганда теркәүне шәхси катнаштан башка теркәү мөмкинлеге булмау турындагы язма ЕГРНга кертелми.Мондый гаризаны мөрәҗәгать итүченеке булмаган күчемсез милек объектына карата да тапшырып булмый.
Гариза биргәндә үзең белән паспорт булу шарт. Мондый гариза тапшыргач биш эш көне эчендә Бердәм күчемсез милекне дәүләт теркәве реестрына (ЕГРН) тиешле язма кертелә һәм милек белән законсыз эш алып бару мөмкинлеге булмый.
Шәхси катнаштан башка теркәү мөмкин булмавы турында язманың саклану срогы озак. Аны милекче (яки аның законлы вәкиле) гаризасы белән туктатырга була - элек тапшырылган гаризаны алу яки милекченең шәхси катнашында башкарылган эш нигезендә дәүләт теркәве барышында хокук күчүне дәүләт теркәүчесе карары белән.
-Хәзер эшне электрон рәвештә башкару актуаль. Сатып алучыга һәм сатучыга алар турында нәрсәләр белү кирәк?
- Эшне электрон рәвешта башкарганчы милекчедән яки аның вәкиленнән эш башланганчы көчәйтелгән квалификацияле электрон имзалар куелган документлар тапшыру турында гариза бирү кирәк. Мондый гаризаны МФЦ аша бирергә яки почта аша җибәрергә була ( бу очракта мөрәҗәгать итүче имзасы нотариус тарафыннан расланырга тиеш, ә хат бәясен билгеләп, эчтә булган әйберләрне күрсәтеп һәм аны тапшыру турында хәбәр белән).
Татарстан Росреестры киңәшләре безнең укучылар өчен файдалы булыр һәм явыз ниятле кешеләр тарафыннан алдаулардан котылырга ярдәм итәр дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев