Үз вакытын һәм күңелен кешеләргә багышлаган
Һәр кеше волонтер була ала, күңелең генә киң булсын.
Төрле һөнәр ияләре, төрле яшьтәге һәм төрле диндәге кешеләр волонтерлар була алалар. Аларны бер нәрсә – файдалы булу теләге берләштерә.
-Янәшәдәгеләрнең бәхетле елмаюларын күргәч күңел сөенә, - диде Галина Иванова. Ул үзен волонтер дип атамый, ә чын мәгънәсендә зур эш алып бара. Кайгыртуга һәм ярдәмгә мохтаҗ лаешлылар белән эшли.
Галина Федоровна – Лаеш мәдәният йорты каршында эшли торган “Вдохновение” клубы рәисе урынбасары. Үзе турында менә ниләр сөйләде ул.
-Мин Лаешка 1976 елда яшь белгеч буларак юллама белән метеостанциягә эшкә килдем. Җиде ел техник булдым, аннан начальник итеп күчерделәр. Гидрометеохезмәт системасында гомуми эш стажым – 40 ел. Пенсиягә чыгу алдыннан мәдәният йортына “Вдохновение” клубы чараларына йөри башладым, анда катнашучы да, аның җитәкчесе Зөһрә Лезина ярдәмчесе дә булдым. Аңа балалар, яшьләр белән эшләүдә булыштым. Сабантуйлар, Олы көнгә, Җиңү көненә бәйрәмнәр үткәрдек. Безнең пенсионерлар – сугыш чоры балалары янына йөрдем. Аларга бит аралашу, кем беләндер сөйләшү, кемгәдер үз сәламәтлеге турында зарлану, кемнедер тәнкыйтьләү генә кирәк. Аеруча ялгыз яшәгәннәргә һәм сәламәтлекләре борчыганнарга кыен. Аларның берсен шефлыкка алдым, шулай дип әйтергә яраса: аптекага йөрдем, аның бакчасындагы түтәлләргә су сиптем, утадым, кура җиләген җыйдым, кайнатма ясадым. Күпме рәхмәт сүзләре ишеттем, әйтеп бетерерлек түгел. Осталык сәгатьләре белән барулар ошый. Мәсәлән, Зөһрә Лезина җитәкчелегендәге “Вдохновение” клубы әгъзалары күп тапкырлар Казанда обереглар ясау буенча осталык сәгатьләре үткәрделәр.
Галина Иванова инвалид балалар һәм яшьләр белән эшли. “Оберег” клубы әгъзалары янына даими йөри – алар урында ятучылар һәм өйләреннән чыкмаучылар.
Волонтерлар безнең дөньяны яктырак, керсезрәк итәләр. Алар ярдәме белән без ачылабыз. Һәркем волонтер була ала. Моның өчен буш вакыт булу гына җитми. Күңелең киң, ачык булу кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев