Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Үз Ватаннарын яклап алар гомерләрен бирделәр

Редакциягә безнең укучыларыбыз үз әтиләре һәм бабаларының Бөек Ватан сугышындагы хәрби юллары турында гаҗәеп документлар алып киләләр. Кызганычка каршы, зур булмаган газета битләрендә без аларны тулысынча бирә алмыйбыз. Шуңа күрә газета укучыларның хатларын безнең сайтта “Хәтерлибез һәм хөрмәтлибез” рубрикасында тулысынча укый алачаксыз. Районда яшәүчеләр сездән (сездән генә дә түгел) үз туганнарыгыз – сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре хакында хикәяләрегезне көтәбез. Бүген сезне Владимир Тимофеевич Антипов алып килгән материаллар белән таныштырабыз.

Фото Владимир Антиповның шәхси архивыннан.

Шушы көннәргә кадәр мин үземнең иң якын туганнарымның героик батырлыклары турында белмәгәнмен. Менә очраклы төстә Бөек Ватан сугышында Җиңүне чираттагы еллыгы алдында кызым белән файдалы һәм кирәкле “Память народа” порталын таптык. Память народа: Подлинные документы о Второй мировой войне. https://pamyat-naroda.ru.  Фашистларга каршы сугышта катнашкан безнең туганнарыбыз турында мәгълүматларны без шунда таптык. Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарыбыз турында күп кенә кызыклы әйберләр ачыкланды.

Антиповлар гаиләсенең сугышчан юлы

1.Минем әтием, Антипов Тимофей Иванович (1906 елда туган), аның абыйсы Семен Иванович (1904 елгы) һәм аның улы Алексей (1923 елгы) ТАССРның Лаеш районы Шуран авылында туганнар. 1941 елда бертуганнарны сугышка алалар. 1942 елның 12 мартында егерме яшьлек Алексей, минем ике туган абыем, сугышка китә. Батырларча сугыша, Берлинга кадәр барып җитә. Антиповлар гаиләсеннән һәркайсы үзенең сугышчан юлын үтә.

Гаилә башлыгы Антипов Тимофей Иванович фашистларны Төньяк флотта Заполярьеда, диңгез пехотасында юк итә, Мурманск һәм Кандалакша юнәлешендә оборона тоталар. Ул кыялар һәм сазлыклар, таулы тундрада сугышырга туры килде, дип сөйли иде. Анда өч ай җәй, ә сигез ай – үзәкләргә үтә торган салкын кыш һәм поляр төн. Шартлар җиңелдән булмый, кар өстендә ятарга, 18 тәүлек буе сугышырга туры килә, әмма моряклар нык торалар. Тимофей Иванович сугыштан 1946 елның язында диңгез пехотасы өлкән сержанты званиесендә кайта. Сугыштан соң Шуранда эшли. Сугыш елларында алган ярчыклы яралары, үпкә ялкынсынуы һәм астма үзен сиздерә: ул бары 63 ел яши. Фашист илбасарларына каршы сугышларда күрсәткән батырлыг өчен минем әтием, диңгез пехотасы өлкән сержанты, “Совет Заполярьесын обороналаган өчен” медале белән бүләкләнгән.

2. Минем агам, Антипов Семен Иванович, 798нче артиллерия полкының 3 батареясы элемтә бүлеге командиры, сержант Карелияне, Ленинградны обороналауда катнаша, Невский пятачогында сугыша, Синявский операцияләрендә, шул исәптән Мгинский һәм Ленинград-Новгородта катнаша. Күрсәткән батырлыклары өчен “Сугышчан батырлыгы өчен” медале белән бүләкәнгән. Аннан соң “Ленинградны обороналаган өчен” медаленә лаек була. 1944 елда Выброг шәһәре өчен барган сугышларда Семен Иванович һәлак була. Ленинград өлкәсенең Выборг шәһәреннән дүрт километр ераклыкта туганнар каберлегендә җирләнгән.

(Ахыры киләсе саннарда).

 

 

(Ахыры. Башы газетаның... санында).

3. Семен Ивановичның улы Алексей, сугышка 1942 елның мартында китә. Ә 1943 елның 17 февралендә аны Төньяк- Кавказ фронтына озаталар. 1943 елның декабреннән Алексей Иванович 1нче Украина фронты составындагы 338нче гвардия укчылар полкында сугыша. 1943 елның ноябрендә алар дивизиясен Бердичев шәһәре һәм аның тирәсен азат итү өчен каты сугышлар барган 1нче Украина фронтына җибәрәләр. Шәһәрне вермахтның 1нче танк дивизиясе частьләре, СС “Лейбштандарт СС Адольф Гитлер”ның 1нче танк дивизиясе һәм “Юг” кавалерия полкы обороналый. 1943 елның 6 ноябрендә 338нче гвардия укчылар полкының 76 ммлы пушкалар орудиесе батареясе командиры старшина Антипов батырлыгы һәм кыюлыгы өчен II дәрәҗә Ватан сугыш ордены белән бүләкләүгә тәкъдим ителә.

Бүләкләү кәгазеннән:”Немец-фашист илбасарлары белән сугышта наводчик Антипов А.С. ныклык, батырлык һәм кыюлык күрсәтте. Дошманның көчле артиллерия утына карамастан коралны максатка төгәл көйләде һәм дошманның тере көченә һәм техникасына туры атты. Үз орудиесе уты белән гитлерчыларның икегә якын ротасын  станоклы һәм 13 кул пулеметын, 4 дзотны, 2 күзәтү пунктын, 6 блиндажын, 6 пар арбасын, йөк тәялгән 2 автомашинасын һәм 1 минибатареяне юк итте” (338нче гвардия укчылар полкы гвардия командиры подполковник Сухацкий Т.К.).

1944 елның 17 июлендә 117нче гвардия укчылар дивизиясе Львов-Сандомир операциясендә катнаша, Львовтан төньяктарак Рава-Русская аша фронтның уң ягыннан һөҗүм итә. Операция барышында Көнбатыш Буг, Санны кичәләр. Август башында дивизия Сандомир плацдармына күчә, анда плацдармны тоту һәм киңәйтү сугышларында катнаша. Бу сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен старшина Антипов Алексей Семенович тагын ике орден белән бүләкләнә: Кызыл Йолдыз (1944 елның 7 феврале) һәм III дәрәҗә Дан ордены (1944 елның 12 августы).

 3 дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләү кәгазеннән: “Бердичев шәһәреннән төньяк-көнбатышта Малая Калитенка торак пункты районнарындагы һөҗүм итү сугышларында үз пушкасы уты белән дошманның ике ут ноктасын һәм 40тан артык гитлерчыны юк итте. Ике бронетранспортерны сафтан чыгарды һәм дошман пехотасының взводка якын сугышчысын юк итте. Куставец районында өлкән сержант Антипов командалык иткән орудие 30дан артык гитлерчыны һәм бер автомат пушканы юк итә. Пехота белән берлектә дошманның ике контратакасын кире кага. Безнең кулда булган рубежны алырга омтылу барып чыкмагач, дошман танклар ярдәмендә икенче тапкыр атакага күтәрелә, әмма Антипов командалык иткән орудие расчеты ныклыгы һәм батырлыгы нәтиҗәсендә “Тигр” системасындагы бер танкны сафтан чыгара һәм ике станоклы пулемет уты бастырыла, шуның белән бергә иптәш Антипов расчеты үз каһарманлыгы белән безнең данлы пехотага контратакаларны кире кагуда ярдәм итә. Хөкүмәт бүләгенә – III дәрәҗә Дан орденына лаек”. (338нче гвардия полкы гвардия подполковнигы Сухацкий, штаб начальнигы гвардия майоры Антонов.).

1945 елның 12 гыйнварыннан 3 февраленә кадәр Советлар Союзы Герое маршал И.С.Конев командалыгында Сандомир-Силез операциясе үткәрелә. Дошманның Кельце-Радом группировкасын тар-мар итәргә, Көньяк Польшаны азат итәргә, Одерга чыгып, аның сул ярында плацдарм алырга һәм Одерда плацдармны тоту өчен сугышка уңайлы шартлар булдырырга кирәк була. Бу сугышлар вакытында старшина Антипов Алексей Семенович үзен геройларча тота һәм I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләү кәгазеннән: “ Иптәш Антипов 1945 елның 12 гыйнварында Жыпины (Жепин – Польшаның көнбатышындагы, Германия чигендәге шәһәр), авылы янында аның орудиеләргә дөрес команда бирүе белән дошманның 3 ут ноктасы юк ителә һәм дошман пехотасының ике отделениесе таратыла. Моннан тыш, үз орудиесе белән ут нокталарында даими булып дошманның ата башлаган ут нокталарын юк итә, шуның белән бергә батарея алдына куелган хәрби бурычны үтәү мөмкинлеге бирә. 1954 елның 27 гыйнварында Одер елгасын кичкәндә орудиене оешкан төстә күчерә һәм каршы сугышта дошман контратакаларын кире какканда уртача танкны юк итә” (338нче гвардия укчылар полкы гвардия подполковнигы Антонов).

Безнең якташыбызга күп тапкырлар каты сугышларда катнашырга туры килә. Мәсәлән, 1945 елның 1 апрелендә Украина фронтының 13 армиясе составындагы укчылар дивизиясе Бранденбургны алуда катнаша. Немецлар ягыннан бу рубежны “Великая Германия” һәм “Герман Геринг” дивизияләре калдыклары (“Бранденбург” фольксштурм батальоны) обороналый. Һөҗүм яфраклы урман җирлегендә, елгалар, каналлар белән аерылган һәм сазлыклы урыннарда кыен шартларда алып барыла. Миналанган юллардан хәрәкәтләнергә туры килә, ә алары торак пунктлардагы баррикадалар, өемнәр белән капланган. Совет танкларына каршы фаустпатроннар кулланыла. Сугышлар көндез дә, төнлә дә бара Ике як та зур югалтуларга дучар була. Бранденбург өчен барган сугышлар вакытында 1945 елның 19 апрелендә минем абыем, гвардия старшинасы Антипов Алексей Семенович, һәлак була. Хәзерге вакытта ул ФРГда җирләнгән. Бранденбург районы. Полк зираты.

Бөек Ватан сугышында Җиңү безгә бик-бик кыйммәткә төште. Совет армиясе Берлинны алганда гына да 352 мең кешесен, 2156 танкын һәм үзйөрешле артиллерия җайланмасын, 1220 орудие һәм минометын, 527 самолетын югалта.

Безнең чиксез туган илебездәге һәр гаилә тарихы ул еллар вакыйгасы белән бәйле. Минем якыннарымның архивтагы бүләкләү кәгазьләрен укыганда йөрәгем горурлык хисе белән тула. Барыгызның да үз бабаларыгызны истә тотуыгызны телим. Без алар өчен эшли алган бер нәрсә – аларның хәтерен мәңгеләштерү, аларның батырлыкларын хөрмәтләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев