“Үз йөрәгеңне бүләк ит”
Лаеш мәдәният йортында шундый исем астында Бөек Ватан сугышы чоры балаларының Борис Кириллович Кузнецов исемендәге 2нче урта мәктәпнең икенче сыйныф укучылары белән очрашуы булды.
Зөһрә Лезина фотосы
Мәктәп балалары сыйныф җитәкчеләре Наталья Суханова һәм Валентина Журавлева белән сугыш чоры балалары:Алла Петровна Купряхина, Нина Ивановна Чернышева һәм Нина Александровна Постнованың кул эшләре күргәзмәсен кызыксынып карадылар. Алар балаларга үзләренең бала чаклары турында сөйләделәр. Укучылар да аларга үз куллары белән эшләгән бүләкләрне тапшырдылар һәм мини-концерт күрсәттеләр. Укучылар сугыш чоры җырларын башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, ут чыгарып биеделәр.
-Укытучылар тырышканнар – балаларны кече яшьтән үк патриотизмга һәм илебез тарихын хөрмәтләргә өйрәтәләр, - дип фикерләре белән уртаклашты Александр Денежкин исемендәге Шәфкатьлелек ордены җитәкчесе Зөһрә Лезина.
Очрашу чәй табыны янында сугыш чоры балаларына “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге бүләкләрен тапшыру белән төгәлләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев