Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Үз-үзеңне изоляцияләү режимында мәктәп тормышы

Россия укучылары һәм педагоглары дистанцион укыту режимына күчәргә мәҗбүр булганнан соң инде бер айдан артык вакыт узды.

Г.Р.Державин исемендәге Сокуры мәктәбе педагогик коллективы үз-үзеңне изоляцияләү шартларында укыту һәм тәрбия эше ничек оештырылу турында сөйләде.

- Укучыларны дистанцион укытуга күчерү белән нинди проблемалар килеп чыкты? Аларны ничек хәл иттегез?

-Мәктәп коллективы онлайн-белем бирүгә күчүне шунда ук хәл итте. Беренче укыту семинарында укытучылар онлайн-инструмент һәм платформа белән идарә итү күнекмәләрен күрсәттеләр. Балалар каникулларда булганда, без дистанцион дәресләр системасын тәртипкә китердек. Бу вакыт дәвамында педагогларның һәм укучыларның техник мөмкинлекләрен анализладык. Укыту материалларына керү, биремнәрне үтәү һәм башкарылган эшләрне кире элемтә белән тикшерү процессын мөмкин кадәр гадиләштерү өчен нинди платформа куллану турында уйландык.

Проблемалар бар иде, әлбәттә: тотрыксыз интернет, платформалар тукталып калгалады, үзләштерү дә җиңел булмады. Һәр укучының проблемаларына аерым якын килдек. Югары сыйныф укучылары яңа шартларга тизрәк җайлашса, башлангыч сыйныф укучылары белән катлаулырак булды, чөнки төп авырлык аларның әти-әниләренә төшә. Укучыларның 100 %ы дистанцион укыту белән шөгыльләнә.

- Укытучылар нәрсә әйтәләр: баланы дистанцион укытуга өйрәтү кыен булдымы?

- Укытучыларның эше артты, яңа эш формасы таләпләре материалны аерым сайлап алуны таләп итә, чөнки барлык балалар да онлайн-дәрестә катнаша һәм мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнә алмый. Ә материал үзләштерү өчен кулай булырга тиеш. Укытучы һәр укучы белән элемтәдә, бу да вакыт таләп итә.

Дистанцион укытуның беренче көннәре нәтиҗәләре буенча без үзебез өчен түбәндәге йомгаклар ясадык. Беренчедән, балаларыбызны челтәрдә эшлекле аралашу культурасына өйрәтергә кирәк. Икенчедән, өй биремнәре һәм интернет-платформаларда тикшерү эшләре күләмен ата-аналарның теләкләрен исәпкә алып яңадан карарга кирәк. Өченчедән, дистанцион укыту режимының безнең барыбыз өчен дә яңа булуын онытмаска кирәк.

Әлбәттә, хаталар да, проблемалар да була. Аларны кисәтү һәм мондый укыту алымнарын камилләштерү өчен без аналитик киңәшмәләр уздырабыз. Тагын бер мөһим момент: күп кенә балалар өлкәннәр ярдәменнән һәм контроленнән башка мөстәкыйль эшкә өйрәтелмәгән.

- Төп дәүләт имтиханына һәм Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек ничек уза?

- Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек өчен консультацияләр һәм шәхси дәресләр графигы төзелде, алар онлайн режимда уза. Мөмкин булган барлык ресурслар кулланыла. Онлайн-дәресләр карау мөмкинлеге бар. Мәсәлән, 22 апрельдән РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан «Минем online-мәктәп» белем бирү тапшырулары эшли башлады. Бу телепроект шулай ук өлкән сыйныф укучыларына имтиханнарга әзерләнергә ярдәм итү максатыннан оештырылган. Һәм, әлбәттә инде, предметлар буенча БДИ вариантларын көн саен эшкәртү өчен.

- Балалар һәм педагоглар нәрсә сөйли: дистанцион рәвештә нинди фәннәр яхшырак, ә ниндиләре начаррак үзләштерелә? Физика һәм химия буенча лаборатор һәм гамәли дәресләр, физкультура дәресләре ничек оештырылган, чөнки мондый дәресләрне онлайн үткәрү күпкә катлаулырак.

- Укытучылар борчылалар, чөнки проблемалар тулаем конкрет предмет буенча түгел, ә аерым катлаулы темалар буенча була. Материалны үзләштерүдә катлаулылык шунда ки, турыдан-туры күреп эшләү өчен элемтә юк, укучылардан кире элемтә күренми. Кайбер укучылар укытуга формаль карый: реаль һәм фактик контрольдән башка җавапларны бары күчерәләр генә, шуңа күрә бәяләү объектив түгел. Онлайн-дәресләр үткәрү кыен, чөнки укучыларның яртысының техник мөмкинлеге юк яки “картинка артына качып утырырга мөмкин”. Фикер алышуларда барысы да катнашмый, чөнки реаль вакыт режимында бу моментны контрольдә тоту мөмкинлеге юк. Дистанцион укыту өчен уңайлы платформа булмау сәбәпле, укучыларга төрле ресурсларга "кереп йөрергә" туры килә, ә бу вакыт сарыф ителүгә китерә.

Укытучы фикеренчә, биология көндезге формадагы кебек үзләштерелә. Химия катлаулырак. Онлайн демонстрацион тәҗрибәләр үткәрелә, виртуальләргә сылтамалар җибәрелә. Физика буенча видео карау һәм төрле симуляторларны куллану рәвешендә лаборатор һәм практик эшләр үткәрүнең интерактив төрләрен куллану планлаштырыла, анда балалар саннарны үзгәртү һәм күрсәткечләрне күзәтеп бару мөмкинлеге алалар.

- Бу чорда мәктәпләрдә тәрбия эше ничек оештырылган?

- Карантин һәм дистанцион укыту шартларында безнең мәктәптә тәрбия эше тукталмады. Ул 2019-2020 уку елына план нигезендә алып барыла.

Сыйныф сәгатьләре онлайн режинда үткәрелә. Түбәндәгеләр үткәрелде: Космонавтика көне уңаеннан «Гагарин дәресе», Интернетта куркынычсызлык буенча инструктажлар, үз-үзеңне изоляцияләү режимында куркынычсызлык, көн режимын оештыру.

Сыйныф җитәкчеләре укучыларга һәм аларның ата-аналарына (законлы вәкилләренә) программа материалы буенча сораулар килеп туган очракта, биремнәрне кайда һәм ничек алырга яки предмет укытучылары белән элемтәгә керергә мөмкин булуы турында мәгълүмат җиткерәләр. Педагоглар көн саен укучыларның дистанцион укыту һәм үз-үзләрен әзерләү процессына җәлеп ителүен контрольдә тоталар һәм авыру сәбәпле дәресләр калдыручы балаларның исәбен алып баралар.

Безнең укучылар әти-әниләре белән бергә Россия һәм Татарстан музейлары буенча онлайн-экскурсиядә катнашалар. Мәктәп вәкилләре читтән торып барлык район һәм республика конкурсларында катнаша. Россия мәктәп укучылары хәрәкәте активистлары «Рәхмәт, доктор», «Нәрсә белән шөгыльләнәсең?» акцияләрендә катнашалар.

Дәрестән тыш вакытта өстәмә дәресләр үткәрелә. Онлайн режимда балалар педагоглар белән шахмат уйныйлар, 3D-модельләштерү белән шөгыльләнәләр, бәйлиләр, рәсем ясыйлар.

- Дистанцион белем бирүгә күчү алынган белемнең сыйфатына йогынты ясыймы?

-Белем сыйфатына йогынты ясаячак, чөнки дәресләрнең озынлыгы аз булу сәбәпле, материалны киметергә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев