Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Законсыз балык тоткан өчен хөкем ителде

Лаеш районы җәмәгать судьясы су биологик ресурсларында законсыз балык тоту очрагы буенча Лаешның 27 яшьлек кешесенә карата хөкем карары чыгарды.

Лаеш район прокуратурасы су билолгик ресурсларында уылдык чәчү урынында законсыз балык тотуда гаепләнгән яшь кеше җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен тулысынча яклады.

-Суд тарафыннан хөкем ителүченең 2018 елның маенда Кама акваториясендә ярдан 400 метр читтә уылдык чәчү урыныда законсыз төстә 4625 сумлык балык тотуы ачыкланды, - дип сөйләде прокурор урынбасары Марат Шәрәфетдинов газетабыз хәбәрчесенә. – Хөкем ителүче җинаять кылуда үз гаебен тулысынча таныды.

Суд аңа  хезмәт хакының 10%ын дәүләт файдасына тотып ун айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза бирде. Хөкем карары закон көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы