Зал талантлы педагогларны алкышлады
Лаеш район мәдәният йортында Укытучылар көнен зурлап билгеләп үттеләр.
Автор фотосы
Бүләкләү тантанасын Казан һәм Лаеш районы артистлары программасы тулыландырды.
Педагогларны котлап Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов укытучы һөнәренең мөһимлеген билгеләп үтте. Аларга җиңел булмаган, әмма игелекле хезмәтләре, үсеп килүче буынга тәрбия һәм белем бирүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтте:
-Мәгълүмати технологияләр гасырында укытуга заманча якын килү һәм тәрбияләүнең төрле алымнары таләп ителә. Шул ук вакытта тәрбия бирү нигезендә мәдәни һәм мораль кыйммәтләр, ватанпәрвәрлек һәм милли бердәмлек булырга тиеш, - дип тәмамлады үз чыгышын район башлыгы.
Илдус Фатыйх улы укытучыларга чәчәкләр, төрле дәрәҗә әһәмиятле бүләкләр тапшырды.
Балаларга һәм яшьләргә белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм озак еллар намуслы хезмәтләре өчен “Россия Федерациясе белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре” исеменә лаек булдылар: Гаяне Парванян – Советлар Союзы Герое А.П. Малышев исемендәге Столбище урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы; Светлана Чихаздинская – 25 Октябрь исемендәге совхоз поселогы урта гомум белем мәктәбенең химия һәм биология укытучысы.
Педагогия хезмәте ветераннарын һәм пенсиягә китәргә булган укытучыларны да бүләкләделәр.
Укытучылар династиясе – Ризедә һәм Рәшит Хафизовларны зал аягурә басып алкышлады. Алар 40 елдан артык гомерләрен Пәрәү мәктәбендә балаларга белем бирүгә багышлап, быел лаеклы ялга китәләр.
Районның мәгариф идарәсе начальнигы Лия Хөсәенова укытучыларны котлады һәм фидакарь хезмәтләренә рәхмәт белдерде:
-Безнең балалар нинди булып үсәрләр, нинди әхлакый кыйммәтләрне тотарлар, күп яктан укытучы талантыннан һәм шәхесеннән тора. Укытучы – ул остаз, ул балаларга үзләрен танырга һәм үз көчләренә ышанырга ярдәм итә.
Быел районда 19 яшь белгеч үз хезмәт эшчәнлеген башлады. Яшьләр, оялчаннар, алар сәхнәгә чыгып укытучы анты бирделәр.
Бүләкләү тантанасын Чебоксардан килгән скрипкачы Наталия Гранта һәм Казан артистлары: Радик Шәрипҗанов, кыллы трио, “Домино” шоу-балеты, Сәйдә Минубаева үз чыгышлары белән бизәде. Лаеш шәһәренең “Все сначала” хореография коллективы халык биюләре попурриын күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев