Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Запаслы кошлар

Кышкы урманда агач кайрыларындагы ярыкларда анда тыгылган юкә орлыкларын, өрәңге "канатларын", имән чикләвекләрен, миләш җимешләрен һәм башка табигать бүләкләрен күрергә була. Альберт Кольцов, Олы Кабан Кем амбарлары бу, кайсы запаслы җәнлек үзенә кышка азык туплаган? Менә сез ялгыштыгыз: бу җәнлек түгел, ә гади үрмәләч. Бу кошлар зур түгел, озынлыгы 13...

Кышкы урманда агач кайрыларындагы ярыкларда анда тыгылган юкә орлыкларын, өрәңге "канатларын", имән чикләвекләрен, миләш җимешләрен һәм башка табигать бүләкләрен күрергә була.

Альберт Кольцов, Олы Кабан

Кем амбарлары бу, кайсы запаслы җәнлек үзенә кышка азык туплаган? Менә сез ялгыштыгыз: бу җәнлек түгел, ә гади үрмәләч. Бу кошлар зур түгел, озынлыгы 13 - 16 см, авырлыгы фәкать 22 - 24 грамм. Гәүдәсенең баш өлеше караңгы-соргылт, ә койрык ягы - ак таплары булган кызгылт төстә. Үрмәләчләр гадәттә парлы яки кечерәк гаиләләр белән яшиләр, катнаш урманнарга өстенлек бирәләр.

Гадәттә кошлар, хәтта салкын һәм ач кышка безнең якта калганда да, азык әзерләмиләр. Шуңа күрә үрмәләчләрнең бу гамәле - алдан кайгыртучанлык. Җиңелдән уйлау аларга хас түгел. Көз дәвамында, хәтта декабрьдә дә алар урман уңышы җыялар һәм үзләре белгән төрле урыннарга яшерәләр. Гадәттә андый урыннарда 25 -50 грамм төрле орлыклар була. Таныш урманчым миңа улы белән 453 грамм азык булган амбар очратуы турында сөйләде. Алар үрмәләчләрнең яшерен урынга килүләрен, томшыклары белән яңа азык ташуларын күзәткәннәр. Ә кышкы көннәрдә бу искиткеч кошлар азык складына киләләр һәм җылы язгы көннәргә кадәр тук яшиләр.

Азык кабуга үрмәләч шунда ук читкә оча, шулай итеп башка кошлар күзеннән югала. Шул ук вакытта юкә, өрәңге орлыклары яки имән чикләвекләре җиргә дә төшә һәм андый төшләрдә соңрак яшь үрентеләр үсеп чыга.

Кара көздә һәм кышлый алар томшыклары белән чикләвек кабыгын ватып төшен ашыйлар. Язлый, кар эри башлауга, үрмәләчләр җиргә төшәләр һәм томшыклары белән актарып аннан уянып өлгермәгән бөҗәкләрне эзлиләр. Соңрак, җылыткач агачлар кәүсәләренә күчәләр, тукраннар кебек кайры астыннан кырмыскалар, урман кандалалары, күбәләк кортлары, коңгызлар һәм башкаларны эзлиләр. Үрмәләчләрнең томшыклары шактый каты, агач кайрысын чукуга һәм аның астыннан личинкалар алуга җайлашкан.

Кыска һәм көчле тәпиләре һәм зур, үткен тырнаклары ярдәмендә алар вертикаль агачлар буйлап иркен йөриләр.Шул ук вакытта аларның рәхәтләнеп баштүбән аска төшүләрен дә күрергә мөмкин.

Тукраннарның күп кенә гадәтләрен алып үрмәләчләр аларның иске ояларына урнашалар. Хуҗалыкчан кошлар монда да аны үзләренчә камилләштерәләр. Куышка керү урынын балчык белән сылыйлар һәм тишекне кечерәйтәләр, аның киңлеге 35 мм.дан артырга тиеш түгел.

Еш кына куыш янындагы кайрыны да, эчке ягын да балчык белән сылыйлар. Бизәү эшләре тәмалангач үрмәләчләр яшь нарат тәңкәчекләре җыялар һәм аны куышның төбенә җәяләр һәм йомырка салалар. Гадәттә алар 6 - 8 данә була. Үрмәләчләр беренче мәртәбә йомырканы апрельдә салалар, ә май азагы - июнь башында, язгы кошчыклар үскәч, ояда кабат 5-6 йомырка барлыкка килә.

Яшь кошлар оядан очып чыккач әти-әниләре белән бергә булалар һәм урманда көтү-көтү очалар. Көзгә таба гаиләләр таркала һәм үрмәләчләр яңа дуслар - песнәкләр эзлиләр. Зуррак өерләрдә кышны чыгу җиңелрәк һәм иминрәк тә.

Тотрыклы салкыннар башлангач кошлар азык эзләп урманнан китәләр һәм шәһәрләргә яки авылларга очалар.

Мәктәпләр һәм балалар бакчалары территорияләрендә, өйләр янындагы участокларда төрледән төрле җимлекләр күрергә була, безнең якларда кышларга калган кошларга ярдәмгә куялар аларны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район