Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
җәмгыять

Үзара салым: изге эшләрдән читтә калу яхшы түгел

Тиздән, 19 ноябрьдә, районда яшәүчеләр үзара салым буенча референдумда катнашачаклар. Исегезгә төшерәбез, җыелган һәр бер сумга республика бюджетыннан өстәмә төстә дүрт сум бүленә. Соңгы елларда районда яхшы якка үзгәрешләр шактый булды. Үзара салым акчалары җирлекләр проблемаларын хәл итүгә тотыла: яңа юллар барлыкка килә, зиратлар төзекләндерелә, су белән тәэмин итү, балалар...

Тиздән, 19 ноябрьдә, районда яшәүчеләр үзара салым буенча референдумда катнашачаклар. Исегезгә төшерәбез, җыелган һәр бер сумга республика бюджетыннан өстәмә төстә дүрт сум бүленә.

Соңгы елларда районда яхшы якка үзгәрешләр шактый булды. Үзара салым акчалары җирлекләр проблемаларын хәл итүгә тотыла: яңа юллар барлыкка килә, зиратлар төзекләндерелә, су белән тәэмин итү, балалар мәйданчыклары ... мәсьәләләре.

Референдумда безгә үз тормышыбызны яхшырту өчен акчалар җыяргамы яки ниндидер дотацияләр көтәргәме - шуны хәл итәргә кирәк. Уртак көч белән туган авылларыбызны һәм шәһәрне төзекләндерәбезме яки кемгәдер өмет итәбезме. Ахыр чиктә бу сорауга җавап бирергә кирәк: без кем - кайгыртучан хуҗамы яки көтеп ятабызмы?

Безнең районда үзара салым программасы тормышка ашырылган согы елларда авыл җирлекләрендә гомуми озынлыгы 10 км дан артык юл ремонтланган, 17 авылда зират коймалары яңадан тотылган, 5есендә суүткәргеч система ремонтланган һәм урамнарны яктырту өчен баганалар утыртылган һәм башкалар. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр үзара салым программасының аларның көнкүрешенә ничек тәэсир итүен, авылларның төзекләндерелүен һәм яшәү шартларының яхшыруын үз күзләре белән күрделәр. Быел барлык акчаларны поселок эчендәге юлларны ремонтлауга тотарга хәл иттеләр.

-2016 елда җыелган үзара салым акчаларына без быел 350 тонна вак таш һәм 700 тонна җир ташыдык, Рус һәм Татар Сараланында юлларга вак таш җәйдек, - дип сөйли Татар Сараланы авыл җирлеге башлыгы Илшат Мөбарәкшин. - 2018 елда нинди урамнарны ремонтлаячагыбызны билгеләдек, 500 тонна вак таш алып кайтырга ниятлибез. Ул елда яшәүчеләрнең 100 %ы аны хуплады. Бу юлы да барысы "яклап" тавыш бирер дип уйлыйм. Бер юлы 500 сум түләү кыен булса, моны берничәгә бүләргә була.

Республиканың кайбер районнарында мең ярым-ике мең җыярга булганнар. Лаеш районында 1000 сум өчен тавыш бирәчәк җирлекләр бар. Моны шулай аңлатып була: кешеләр республика үзара салым программасының файдалы булуын аңлаганнар.

Исегезгә төшерәбез, үзара салым акчаларын 2018 елның 1 апреленә кадәр түләргә кирәк. Моңа кадәр кирәкле сумманы җыярга була, аны өлешләп түләргә дә мөмкин. Көндезге бүлектә укучы студентлар һәм балачактан инвалидлар үзара салым түләүдән азат ителә.

Күпләрне үзара салым буенча җыелган акчаларның ничек тотылуы кызыксындыра. Бу сорауга Никольский авыл җирлеге башлыгы Эрнест Алиев җавап бирә.

-Җирлекләр башлыклары акчаларның ничек тотылуы турында гражданнар җыенында хисап тоталар, - дип аңлатып үтә Эрнест Хәбибуллович. - Ремонт һәм төзелеш эшләренә сметаны капиталь төзелеш идарәсе белгечләре тикшерә. Теләге булган һәр кеше акчаларның кая китүен һәм ничек сарыф ителүен күрә ала. Мәсәлән, безнең җирлектә яшәүчеләр үзара салым акчаларының кая китүенә һәм башкарылган эшләрнең сыйфатына контрольлек итү өчен инициатив төркем төзеделәр.

Үзара салым акчаларын ПАО "АК БАРС" Банк аша кертергә тәкъдим итәләр: анда процент алмыйлар. Бер исемлек буенча да түләргә була. Әмма бу вакытта гражданнарның исем, фамилиясен, аларның адресларын һәм ИННны күрсәтү зарур. Аннан соң квитанцияләрне җирлек башкарма комитетына китерү сорала.

Референдумга кадәр санаулы көннәр калды. Районда бу мөһим вакыйга алдыннан зур әзерлек эшләре алып барылды: гражданнар җыеннары, йортлар буенча җаваплы кешеләр, ТОСлар рәисләре белән очрашулар булды.

-Лаешта, мәсәлән, Производственная һәм Кирпеч Заводы урамнарында ("Сабантуй" ТОСы) яшәүчеләр җыелышында булган проблемалар хакында, булачак референдум турында сөйләштек, - дип сөйли Лаеш шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Тимербаев. - Алар референдумга киләчәкләрен һәм үзара салым өчен тавыш бирәчәкләрен белдерделәр.

Җыелышта катнашучылар бердәм фикергә килделәр.

-Без монда яшибез, бу безнең йортыбыз, - диделәр лаешлылар. - Димәк, проблемаларны да бергәләп хәл итү кирәк. Мондый изге эштән читтә калырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район