Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
җәмгыять

Зур кунаклар район уңышлары белән таныштылар

Лаеш районы буенча эшлекле cәфәр барышында ТР Дәүләт Советының профильле комитет әгъзалары сәнәгать мәйданчыклары үсеш перспективаларын һәм гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасын тормышка ашыру проблемаларын тикшерделәр. Казаннан килгән делегация вәкиллекле иде. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллинны, ТР икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт...

Лаеш районы буенча эшлекле cәфәр барышында ТР Дәүләт Советының профильле комитет әгъзалары сәнәгать мәйданчыклары үсеш перспективаларын һәм гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасын тормышка ашыру проблемаларын тикшерделәр.

Казаннан килгән делегация вәкиллекле иде. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллинны, ТР икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын район башлыгы Михаил Афанасьев каршылады. Алар "Сокуры" сәнәгать паркында һәм "Ферекс" заводында булдылар. Депутатлар эшмәкәрләр белән аралаштылар, бизнесны киңәйтү перспективалары турында һәм булган проблемалар хакында сөйләштеләр. Казан кунаклары продукциянең сыйфатын шәхсән тикшереп карадылар: яктырткыч бетон идәнгә төште, ватылмады һәм эшләвен дәвам итте.

Алар Лаешта социаль ипотека программасы кысаларында төзелгән күп квартирлы йортны да карадылар. Андагы квартирларның бер өлеше гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү өчен тәгаенләнгән.

Лаеш район Советы бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты һәм "Россия Федерациясе гражданнарын һәр кем алырлык һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү" дәүләт программасы үтәлешенә контрольлек итү комиссиясенең берләштерелгән күчмә утырышы булды.

-Сәнәгать парклары ачу яңа эш урыннары булдыру мөмкинлеге бирде, - дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев. - Яңа җитештерүләр барлыкка килә, эшмәкәрләрнең үсү өчен стимулы бар. Район җитәкчелеге бизнес өчен уңай шартлар булдыруга көч куя.

Рөстәм Сибгатуллин республикада сәнәгать парклары үсеше күрсәткечләрен әйтеп китте.

-Татарстанда муниципаль дәрәҗәдә 62 сәнәгать мәйданчыгы бар, аларда 354 резидент эшли, - дип таныштырып үтте Рөстәм Рәфкатович. - Лаеш алдагы урыннарны ала: сигез сәнәгать паркы эшли, аларда 860 эш урыны булдырылган. Икътисад үсеше мәсьәләләрен тикшереп ,депутатлар кешеләрне авария хәлендәге йортлардан күчерү проблемаларына күчтеләр.

-2017 елда тузган торактан 749 кешене күчерү планлаштырыла, - дип башлады Ирек Фәйзуллин. - Күчереләсе торак йортларның гомуми мәйданы 10,7 мең квадрат метр тәшкил итәргә тиеш.

Лаеш район башкарма комитетының торак фондны исәпкә алу бүлеге начальнигы Елена Сюнина Лаеш районында 2013 - 2017 елларда гражданнарны тузган торактан күчерү турында бәян итте.

-Бу программага 20 йорт кертелде, шуның 15е Лаешта һәм бишесе - авылларда, - дип билгеләп үтте Елена Васильевна. - Аларда 259 кеше яши. Дәүләт программасын тормышка ашыруга 61 миллион сум акча бүленде.

-Мондый чараларны Лаеш җиренлә үткәрү мактаулы да, җаваплы да, - диде Михаил Афанасьев. - Нәтиҗәле уртак эш барыбызга да файдага булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район